ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 февраль 2019, 09:52

Фәнәви Сәфәров: «Грант булмаса, кредит алыр идек»

Байгуҗа фермеры дәүләт ярдәменә ия булган

Байгуҗадан Сәфәровлар гаиләсе шәхси ярдәмче хуҗалыгын фермерлыкка «алыштырганга» бер ел үткән. Эш пайга бирелгән 37 га җирне эшкәртү, арыш һәм солы игү, печән хәзерләүдән башланган. Акрынлап техника, бераз терлек алганнар.
– Гомер буе колхозда эшләдем, авылда яшәдем, – ди гаилә башлыгы Фәнәви Сәфәров, – ихата беркайчан да буш тормады.
Барлык каршылыкларны читкә куеп, егерме ел сатучы булган хатыны Фәнсирә Хәмүз кызы белән шәхси эшкуарга әверелгән, хуҗалыкларын киңәйтергә уйлганнар. Танышлары башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы буенча конкурста катнаша алыр идегез, дип киңәш биргән һәм алар сынап карарга булган. Беренче тапкыр, яз көне, уңыш елмаймаган. Ләкин ниятен ташламаганнар, кредит хакында уйлана башлаганнар, ә көз кинәт кенә Фәнәви Фәһим улына шылтыратып, 1, 3 млн сумнан артык грант отулары турында хәбәр иткәннәр.
– Мине шаярталар яки ниндидер караклар, дип уйладым һәм трубканы куйдым, – дип елмаеп искә ала ул хәзер, – ләкин арытаба авыл хуҗалыгы идарәсеннән шылтыратып, хәбәрне расладылар.
Тагын шулай туры килгән, шул көннәрдә диярлек, район хакимиятеннән бизнесны аякка бастыруга финанс ярдәм алачаклары турында да белгәннәр.
Һәм ашыгыч рәвештә әзерләнә, маллар өчен бина төзи башлаганнар. Үткән елның ноябрендә егерме тана алып кайттык, инде гыйнварда бишесе бозаулады. Әлегә сөт, әлбәттә, азрак, әмма кайчак артып та кала.
– Киләчәктә сату турында да уйлыйбыз, – ди алар, – бәлки «Ленин» авыл предприятиесе ширкәте белән берләшеп (аның җитәкчелеге һәрьяклап ярдәм итә), үзебез завод белән шартнамә төзербез.
Сәфәровлар мини-фермада тоташ гаилә белән эшли: уллары Айдар, Салават һәм Фидан ярдәм итә, баҗасы Фират Хәйдәршин, вахтадан кайту белән, һәм хәтта фермерның 84 яшьлек әтисе Фәһим Гафур улы да читтә калмый.
– Ул «Правда» колхозында фураж таратучы булып эшләгән, шуңа күрә маллар рационы өчен ул «җаваплы», – ди Фәнәви Фәһим улы.
Авыл эшкуарларының арытабангы планында киңәюне дәвам итү, тагын бер ферма төзү, малларның баш санын арттыру, техника паркын һәм җиһазларны яңарту.
– Туганнар, күршеләр, авылдашлар ярдәм итә, – ди Сәфәровлар, – район һәм авыл хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре булыша. Барлык уй-ниятне тормышка ашырырбыз, дип өметләнәбез.
Читайте нас: