ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2019, 09:51

«Күп сарыф иттек. Нәтиҗәгә ышанабыз»

«Дружба» АХПКсында техниканы яңарталар

Кышкы салкыннар акрынлап бирешә, язга да озак калмады. Димәк, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү активлаша.
«Дружба» АХПКсы хезмәтчәннәре техниканы ремонтлауга йола буенча яздан ук тотына. Тәүдә тагылма кирәк-яракны тәртипкә китерәләр, яз якынлашканда техника паркының хәрәкәтләнүчән составына башлыйлар.
– Тырмаларны ремонтлауга октябрьдә үк тотындык, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Степан Искәндәров, – һәм декабрьгә барлык 130 берәмлек әзерләнде. Арытаба ремонтчылар Эдуард Батырбаев, Эдуард Изикаев һәм Альберт Ибатаев трактор арбаларына капиталь ремонт ясады, аларның берсен басуларны химик утаганда су китерү өчен цистерна белән җиһазландырдылар. Хәзер «ДТ-75» тракторын ремонтлау белән шөгыльләнәләр, арытаба чират культиваторларга җитәчәк. Алар биредә барлыгы биш берәмлек, берсе яңа – асылмалы киң.
– Яңа әйбер үзен бик яхшы күрсәтте: туфракны әйбәт ваклый, чөнки тоткарлыкларны уратып үтә, чүп үләннәрен актарып чыгара– ди С. Искәндәров. Заманча техниканың сыйфатлы эшен биредә яхшы аңлауларын әйтергә кирәк, һәм әлеге «КШН-8» монда соңгы елларда бердәнбер яңа нәрсә түгел. Мәсәлән, үткән елда «КТУ» азык тараткыч, «Хозяин» азык ваклагыч-катнаштыргыч, «МТЗ-1221» тракторы алганнар, шушы көннәрдә «4+1» әйләнмәле сабан кайтырга тиеш.
«Иске техникада эшләү мөмкин түгел, – ди ремонтчылар. – Аны яңартуга хуҗалык байтак акча сарыф итә, шуңа күрә үткәрелгән эш нәтиҗәләрен дә тиңдәшлене көтәбез».
Читайте нас: