ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 март 2019, 14:45

Шәймурзин һәм аның гомерлек эше

Куйбышев исемендәге колхозда 35 ел эшләү чорында Фәтәви Хөсәен улы байтак изге гамәлләр кылган

Туган авылым Эткенәдә гәзит мәкаләсе герое булырга лаеклы кешеләр һәм гаиләләр байтак. Моның белән чиксез горурланам. Бүгенге герой тумышы белән безнең авылныкы түгел, хәтта Яңавыл районында да туып-үсмәгән, әмма Куйбышев исемендәге колхозда утыз биш ел тугры хезмәт итү чорында шулкадәр якты эзләр калдыра алган ки, авыл халкы аңа һәрвакытта: «Безнең авылдаш Фәтәви Хөсәенович», дип рәхмәт, ихтирам, горурлык хисе белән мөрәҗәгать итә. Бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләгән Фәтәви Шәймурзин үзе дә, Яңавыл минем өчен туган җиргә әверелде, биредә хезмәт кешесе буларак танылуга ирештем, сөйгән ярымны очраттым, монда әти, дәү әти һәм карт әти булдым, дип сөйли. Язмышыннан ул бик тә канәгать.
Балачак һәм яшьлек еллары
Фәтәви Илеш районының Юлдаш авылында Нәкыя һәм Хөсәен Шәймурзиннар гаиләсендә абыйсы Мөбәрәкша һәм апасы Зәнфирәдән соң өченче бала булып туган. Андреевка урта мәктәбендә белем алган, арытаба Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. «Үзегез теләп сайладыгызмы, әллә кемдер киңәш иттеме?» – дип сорыйм Фәтәви Хөсәен улыннан.
– Әлбәттә, үзем, – дип уйлап та тормыйча җаваплый ул. – Балачактан авыл хуҗалыгында эшләүчеләр арасында үстем, безнең затта шәһәрнекеләр булмады, барысы да авылда яшәде һәм тир түгеп эшләде. Колхозда урта звеноны җитәкләүче бертуган һәм ике туган абыйларым минем өчен үрнәк булды, аларның авыл халкы арасында абруе һәм хөрмәте зур иде. Хуҗалык эшләре, колхоз алдынгылары хакында ничек илһамланып сөйләүләрен һәрвакыт сокланып тыңлый һәм алар кебек булырга хыяллана идем. Тәүдә Башкорт авыл хуҗалыгы институтына документны тапшырдым, ләкин конкурстан үтмәдем. Төшенкелеккә бирелмәдем, документны алдым да, техникумга укырга кердем.
Беренче адымың ничек булса, юлыңны шулай дәвам итәрсең
Совет заманында яшь белгечләрне тиңдәшле кадрлар таләп ителгән предприятие, колхозларга мәҗбүри билгеләмә дигән төшенчә бар иде. Шул рәвешле, 1961 елда Илеш егете Краснокама районының «Марс» колхозына юллана, анда өч ел баш агроном булып эшли.
– «Хуҗалык зур түгел иде, нибары 2800 га сөренте җир, – дип искә ала бүген Фәтәви Хөсәен улы. – Бу мине канәгатьләндермәде, көчемне зуррак колхозда сынап карыйсы килде. Шул мәлдә Яңавыл, Тәтешле, Краснокама һәм Калтасы районнарын берләштерделәр. Һәм язмыш ихтыяры белән Куйбышев исемендәге колхозга килеп эләктем, анда тәүге алты елда баш агроном булып эшләдем. Беррәттән читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтында «Агрономия» факультетында укыдым. Ә инде 1970 елның февралендә колхоз идарәсе рәисе итеп сайландым.
Шәймурзин өчен киң эшчәнлек кыры менә кайда ачылган. Тиздән хуҗалык артта калганнардан районда алдынгылар рәтенә күтәрелә. Игенчелек культурасын, җәмәгатьчелек терлекчелеге продуктлылыгын арттырып, колхоз хезмәтчәннәре һәр сыердан сөт савып алу, малларның баш саны һәм тәүлеклек артымы, хуҗалыкның рентабельлеген арттыру буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкән. Берничә генә сан китерәм: уңдырышлылык гектарыннан 25-30 центнерга җиткән, бер сыердан савым 3200 литрга күтәрелгән, дуңгызларның баш саны 600дән 1600га кадәр арткан, туңдырып сакланган балык ашату нәтиҗәсендә дуңгызларның тәүлеклек артымы 800 граммга җиткән, хуҗалыкта 4000 баш мөгезле эре терлек асралган... Колхозның матди-техник базасы да ныгыган, яңа техника кайткан, ферма һәм башка объектлар төзелгән. Колхоз район, республика һәм бөтенсоюз Социалистик ярышларда күп тапкыр җиңүче булган, икътисади һәм социаль үсеш планнарын уңышлы башкарган өчен КПССның Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, БАССР Министрлар Советы, ВЛКСМ Үзәк комитетының мактау грамоталары, шулай ук РСФСР һәм ВЦСПС Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән. Куйбышев исемендәге колхозның даны район гына түгел, ә республика һәм тоташ Союз дәрәҗәсенә таралган.
Төзекләндерү – авылның чәчәк ату нигезе
Мәктәп, яшьлек елларын искә алып: «Ул чорда, үзебез дә аңламыйча, авылда коммунизмда яшәгәнбез икән...» – дип уйлыйм. Сиксәненче елларда районда социаль-мәдәни объектлар, авыл халкы өчен торак төзелешен актив алып барган, йортларга су, телефон, газ үткәргән торак пунктларны бармак белән генә санарлык иде. Ә Куйбышев исемендәге колхозда боларның һәммәсе шул мәлдә үк булган. Ел саен яңа объектлар сафка кертелгән: авыл мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, ФАП, ике катлы административ бина, кунакханә, яшь кадрларны җәлеп итү максатында 40 йортлы тоташ урам төзелгән, Эткенәдә пекарня һәм хәтта көнкүреш (анда кер юу хезмәте күрсәтү, телеателье, парикмахерский, тегү ательесы, көнкүреш техникасы прокаты) бар иде. Нәкъ шул елларда 3000 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән комплекс төзелгән. Анда шулай ук эшчеләр өчен яхшы шартлар тудырылган: юыну һәм ял итү бүлмәләре, медпункт, ашханә. 1984 елда Эткенә авылы социаль мәсьәләләрне актив хәл итү ягыннан бөтен Башкортстанга билгеле булды, биредә төзекләндерү буенча республика семинары үтте. Барлык шушы казанышларда колхоз рәисенең хезмәт көче зур. Фәтәви Хөсәен улы, ялгыз яу кайтарып булмый, бу минем генә түгел, ә барлык колхозчылар, белгечләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы, дисә дә, моның белән килешә алмыйм. Бик күп нәрсә җитәкчедән, аның оештыру сәләтеннән, намуслы, үз эшенә тугры булуыннан, гади колхозчылар белән дә, югарыдагы җитәкчелек белән дә үзара мөнәсәбәт кора белүеннән, дәрт-дәрманыннан тора... Фәтәви Шәймурзин бу сыйфатларның һәммәсенә ия булган кеше. Тик ул беркайчан да даны белән күкрәк сугып йөрми, ә бит “БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исеме бар, «Мактау билгесе» ордены, БАССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, БАССР Югары Советы депутаты, шул ук вакытта аның Президиум әгъзасы да булган. Бергә эшләгән барлык хезмәтчәннәргә, колхоз алдынгылары, авыл интеллигенциясенә, колхозны җитәкләгән елларда район, предприятие һәм оешмалар белән җитәкчелек иткән фикердәш һәм ярдәмчеләре Ф. З. Минһаҗев, Н. З. Зыязов, Д.З. Габдулхаковка һәм башка бик күпләргә ул бүген дә зур рәхмәтле.
Ышанычлы терәк һәм уң канат
Фәтәви Хөсәен улының уңышлы хуҗалык җитәкчесенә әверелүендә тугры тормыш иптәше, ышанычлы канаты, илһам чыганагы Фәгыйлә Мөхәммәт кызының өлеше зур булуына инанам. Алар 1967 елда өйләнешә. «Дөресрәге, безне өйләндерделәр, – дип елмая мәкалә герое. – Колхоз эшләре ыгы-зыгысында кызларга карарга вакыт калмый иде. 28 яшькә кадәр ялгыз йөрдем. Бервакыт Энгельс исемендәге колхоз рәисе Фәйзер Дәүләтгәрәй улы Красноуфимск педучилищесын тәмамлаганнан соң Ижбулдыга чибәр бер кыз кайтуын һәм аны минем белән таныштырырга теләвен белдерде. Фәгыйлә миңа шундук ошады, тиздән аңа кул һәм йөрәгемне тәкъдим иттем. Ходайга шөкер, хәзер инде алтын туй да үткәрдек, 52 ел бәхетле гомер итәбез. Улларыбызны тәрбияләгәне, аңлаганы, сабыр булганы өчен аңа рәхмәтлемен. Колхоз мәшәкатьләре сигез сәгатьлек эш көне кысаларына сыймый, һәрвакыт диярлек соңга кала идем, йорттагы байтак хезмәт өлеше хатыным иңенә төште».
Фәгыйлә Мөхәммәт кызының әтисе гомере буе колхоз җитәкчесе булып эшләгән, рәис дилбегәсенең нәрсә икәнлеген ул яхшы аңлаган, шуңа күрә һәрвакыт һәм бөтен нәрсәдә иренә ярдәм итәргә тырышкан.Фәгыйлә Мөхәммәт кызының күп буын укучылары өчен никадәр ихтирамлы һәм яраткан педагог, тугры хатын, хәстәрлекле әни, игътибарлы дәү әни, нәнәй, оста хуҗабикә, мәдәни-күләмле чараларны оста һәм талантлы оештыручы, көчле рухлы һәм йомшак күңелле ханым булуын тасвирларга гәзит бите җитмәс. Бер кешедә шулкадәр күп уңай сыйфатлар туплануына һәм һич начар ягы булмавына таң калудан туктамыйм!
Нәсел дәвам итә
Шәймурзиннар гаиләсе бүген ишле: уллары Алмаз, Марсель, Азат, киленнәре Гөлназ, Резеда һәм тагын бер Гөлназ, сигез онык, ике туруннары бар. Алар әти-әнисен, дәү әни-әтисен өзелеп ярата, хөрмәт итә, үрнәк ала һәм алар биргән изгелек, гаделлек, эш сөючәнлек сабакларын һәрвакыт хәтердә сакларга тырыша.
* * *
Сиксән яшь – кеше гомерендәге лаеклы мизгел. Фәтәви Шәймурзин бу датага зур казанышлар белән якынлашкан, аның тормыш юлын яхшы эшләр бизи, ул бәхетле һәм язмышыннан канәгать.
Бүген атказанган пенсионер бакча һәм хуҗалык эшләрендә, оныклары, туруннары белән аралашуда, әдәбият укуда һәм шахмат уйнауда куаныч таба, ә эче пошса, кулына гармун ала...
Фәтәви Хөсәенович, сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле, озын гомер телибез!
Читайте нас: