ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2019, 15:29

Өйдә дә, эштә дә бергә

Ирдуган авылыннан Васиннар 17 ел урманчылыкта

Авыл һавасында ниндидер кадерле һәм әсир иткеч нәрсә бар, бу хәтта шәһәр кешесенә тоела. Бәлки, безнең геройлар шуңа күрә дә туган авылы Ирдуганда яшәргә һәм эшләргә калган.
Альбина белән Виктор Васиннар гаиләсе авылдашлары арасында ихтирам казанган: егерме елдан артык дус-тату яшиләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, күп еллар кече Ватан иминлеге хакына эшлиләр. Барлык авыл хезмәтчәннәре кебек үк, алар мактанырга яратмый һәм эшне сүздән кулай күрә. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр Васиннар Яңавыл урман хуҗалыгының Сусады-Ябалак авылында питомникта эшли. Инде мартта биредә урман утыртуның яңа сезоны башлана (әйткәндәй, 21 март календарьда аларны саклауга багышланган дата – Халыкара урманнар көне дип билгеләнгән). Монда башлыча ылыслы агачлар: нарат, чыршы, карагач утырталар.
– Хатыным Альбина белән 2002 елдан питомникта эшлибез. Нигездә чүп үләннәрен утау, ботакларын кисү белән шөгыльләнәбез, декабрьгә кадәр делянка әзерлибез. Бөтен эшне кул белән башкарабыз. Һава яхшы йөрсен өчен, тиздән кар астыннан җилләткеч үткәрә башлаячакбыз, – дип сөйли питомник мастеры Виктор.
Альбина Сергеевна кышкы айларда «Дружба» АХПКсында савучы булып эшли, ә ире йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль. Байтак авыллылар кебек үк, Васиннар мал-туар, кош-корт асрый. Ә яз бакча эшләре башлана. Ләкин, Васиннарның ишле, тату гаиләсенә карап, болар аларга шатлык кына китерүенә ышанырга мөмкин.
Читайте нас: