ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 март 2019, 11:35

Тиздән басуга чыгачаклар

Чәчүгә әзерлек актив стадиясенә күчте

Басуларда инде җир күренгән урыннар барлыкка килде. Тиздән тракторлар, чәчү агрегатларын чыгару вакыты җитә. Район аграрийлары моңа никадәр әзер? Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Әлимгаффаров белән әңгәмә шул хакта.
– Рөстәм Рамилевич, районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр алдына нинди планнар куя?
– Барлык категория хуҗалыкларда 29735 гектар мәйданда сабан ашлыгы чәчәргә кирәк. Алардан 22992 гектары бөртекле культураларга китәчәк, берьеллык азык культуралары (кукуруз, көнбагыш, ашлык катнашмасы) 3248 гектар, күпьеллык үләннәр – 467 гектар; рапс, горчица, җитен, гомумән алганда, 910; бәрәңге һәм яшелчә 15 гектар биләячәк. Көздән уҗым арышы, бодай, шепкән һәм тритикале чәчелүен исәпкә алып, тоташ чәчү мәйданы 52758 гектар тәшкил итәчәк.
– Әйткәндәй, соңгыларының торышы ничек?
– Уҗым культуралары гыйнвар һәм февральдә бәяләнде, монолитларга анализ ясау аларның сакланышы 94-96 % тәшкил итүен күрсәтте, яңадан чәчү таләп ителмәячәк.
– Ләкин аларны һәр очракта да ашлама белән тукландырырга кирәк...
– Әйе. Моның, шулай ук сабан ашлыгы культураларын чәчкәндә кертү өчен 13,7 миллион сумлык 1350 тонна минераль ашлама сатып алу планлаштырыла, үсемлекләрне саклау чараларын – 9,1 миллионга. Ай башына әлегә барлыгы 120 тонна гына ашлама сатып алынган, аны кертү дәвам итә.
– Ә инде күпме ягулык-майлау материаллары кайтартылды?
– Ахыргы мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда 120 тонна чамасы дизель ягулыгы бар. Барлыгы 600 тонна тирәсе таләп ителәчәк, шулай ук 100 тонна бензин һәм 45 тонна майлау материалы кирәк булачак.
– Техника паркы әзерлеген ничек бәялисез?
– Тракторларның басуга чыгарга әзерлеге якынча 85 % тәшкил итә, калган авыл хуҗалыгы машиналарыныкы – 90 %тан артык. Тиздән бу саннар арта башлаячак – 21 марттан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларны дәүләт техник тикшерү башланды.
– Ә хуҗалыкларда техника күпме?
– Район хуҗалыкларында 266 трактор, 2070 тешле тырма, 125 культиватор, 134 чәчкеч (шул исәптән 27 чәчү комплексы), дисклы 25 тырма, 110 сабан бар. Югарыда әйтелгәнчә, аларны әзерләү дәвам итә, техника агарийларны уңайсыз хәлдә калдырмас, чәчү сыйфатлы һәм вакытында, әйткәндәй, гадәттән тыш хәлләр һәм югалтуларсыз үтәр, дип ышанасы килә – бер очракта да хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы турында онытырга ярамый. Эш эш белән, әмма кеше сәламәтлеге һәм гомереннән кадерлерәк нәрсә юк.
Читайте нас: