ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 апрель 2019, 15:58

Сыйфат һәм хәвефсезлеккә басым

Тракторларны техник тикшерү турында сөйләшү

26 мартта «Агро М» ширкәте нигезендә тракторлар һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү оештыру һәм үткәрү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чараны республиканың Дәүләт техник күзәтчелек башлыгы Ринат Галимов һәм район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Гыйльмиев алып барды. Яңавыл районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл биләмәләре башлыкларыннан тыш, биредә республиканың унбер күрше муниципалитетыннан инспекторлар катнашты.
Төбәк дәүләт техник күзәтчелек җитәкчесе чыгышында билгеләвенчә, үткән елда республикада авыл хуҗалыгы техникасы катнашлыгында алты юл-транспорт вакыйгасы булган, үлем белән тәмамланган ике очрак теркәлгән.
– Шундый хәлләргә юл куймас өчен, мөмкин кадәр бөтен нәрсә эшләргә тиешбез, – диде Ринат Галимов, – дәүләт техник карауны киң колач белән һәм сыйфатлы оештырырга, механизаторларга инструктаж үткәрергә. Мәсәлән, киң техниканы торак пунктлардан тыш һәм авария билгеләре булган машиналар озатуында гына күчерү рөхсәт ителүен истә тотарга кирәк.
Чараның гамәли өлешендә инспекторлар тракторлар һәм тагылмаларга техник карау үткәрү тәртибен күрсәтте. «Агро М» ширкәте, «Мичуринский» дуңгызчылык комплексы, фермер һәм шәхси эшкуарларның 35 берәмлек төрле техникасы куелган иде. Техник тикшерү йомгаклары буенча тракторчылар Өлфәт Мусин, Газинур Фәзетдинов, Рәлиф Ибраһимов, Геннадий Миңлебаев, Фарихан Мәрдамшин, Георгий Куснияровның иң яхшы әзерлеге билгеләнде. Алар БР Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең рәхмәт хатына лаек булды.
Читайте нас: