ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 апрель 2019, 09:34

Башладык

Районда язгы кыр эшләре җәелдерелә

Кичә районда кыр эшләре башланды – хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне тырматуга тотына. Элекке еллардагы кебек үк, «ЯнаулАгро» ширкәте хезмәткәрләре тракторларын беренче булып басуга чыгарган, атап әйткәндә, механизатор Валерий Килин. Тиздән аңа хезмәттәше Рәвил Гәрәев тә кушылган.
– Һава торышы комачауламаса һәм басулар тигез өлгерсә, – ди механизаторлар, – өч-дүрт көннән тырматуны тәмамлыйбыз.
Арытаба алар туфрак әзерләүгә һәм турыдан-туры чәчүгә тотыначак. Гомумән алганда биредә сабан чәчүен 2500 гектарга якын мәйданда үткәрергә ниятлиләр, гадәтиләрдән тыш, структурада шепкән, киндер һәм горчица кебек техник культураларга да урын бүленгән. Хуҗалыкта ашлама да бик үк гадәти түгел – алар сыек. Аны 16 000 литр күләмдә һәм биш төрдә алып куйганнар, барлык мәйданда кулланачаклар.
– Сыек төрдәге ашламаны үсемлекләр яхшырак үзләштерә, димәк, аларны куллану нәтиҗәсе дә яхшырак булырга тиеш, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Салават Гыйндуллин.
Читайте нас: