ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 Май 2019, 14:00

Беренче тәмамлаучылар бар. Башкаларга һава торышы комачаулый

Яңгыр сәбәпле басу эшләре тукталып тора

Язгы кыр эшләре барышын яңгыр туктатты. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына ярашлы, агымдагы атна башына чәчү кампаниясе буенча аграрийлар үз алдына куйган бурычларны 64 %ка үтәгән. Техник культуралар чәчүне башкарып, кайдадыр инде бөртекле сабан культураларын чәчеп, кайбер хуҗалыклар соң өлгерешле культураларга күчте, әмма арытабангы эшкә яңгыр комачаулый. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов белән шул хакта сөйләшәбез.
– Рәлиф Зикафович, быелгы чәчү кампаниясе тизлеген ничек бәялисез?
– «ЯнаулАгро» ширкәте һәм «Восток колхозы» АХПКсы игенчеләре яхшы эшли, анда чәчү инде тәмамланды диярлек, «Юлдаш», «Агро М» (80%тан артык чәчелгән), «Урада» агрофирмасы» ширкәтләре (70%тан артык). Тоташ алганда тизлек ярыйсы гына, дип исәплим, узган еллар күрсәткечләреннән ике атна алда барабыз, башкарылган эшләрнең көндәлек артымы 2000 га тәшкил итә. Хәзер, әлбәттә, сайлап кына, һава торышына карап эшләргә туры килә.
– Шул сәбәпле, агротехник сроклар соңга калмасмы?
– Кискен хәл юк, эштә андый өзеклекләр ел саен була, ә яңгыр, дым туплану файдага гына.
– Башка «файдалы тупланулар» белән эш ничек тора?
– Гомумән алганда минераль ашламалар гамәлдәге матдәдә 362 т диярлек тупланган. Ашлама һәркайда диярлек кулланыла, ләкин төрле күләмдә. Яңа предприятие – «ИТС-Агро» – комплекслы авыр ашламалар, «ЯнаулАгро» һәм «Агро М» ширкәте – сыекны гына куллана.
– Республиканың күп кенә районнарында уҗым культураларының кар эрегәннән соң байтагы һәлак булган. Бездә бу яклап хәл ничек?
– Безнең районда да культуралар зыян күргән, исәпләүләр буенча, уҗым культуралары 475 га мәйданда һәлак булган. Мониторинг алып барыла, күп очракта үсемлекләр энергия җыйган һәм үсә башлаган.
– Әйткәндәй, үткән ял көннәрендә дә түбән һава температурасы күзәтелде. Бу культураларда чагылмасмы?
– Яңавыл метеостанциясендә хәбәр итүләренчә, температура шулкадәр үк түбән булмаган, туфракта теркәлгәне +1 градуска җиткән.
– Үткән атна уртасында койма яңгырлардан соң, билгеле булуынча, яңгыр суы чәчүлекне юдырткан...
– Әйе, өстәвенә сабан гына түгел, уҗым культураларын да. Андый мәйданнар башлыча Бүә зонасында теркәлде, мәйдан зур түгел, шуңа карамастан, ул басуларга яңадан чәчәргә һәм өстәмә тукландырырга туры килә. Игенчелектә башкалардан тыш, эш нәтиҗәсенең төп билгеләүче факторы булып һава торышы да тора, бигрәк тә куркыныч игенчелек зонасында эшләүче аграрийларда.
Читайте нас: