ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 Май 2019, 18:21

Исеме җисеменә туры килә

31 май – Эретеп-ябыштыручылар көне

Героебызның һөнәре буенча кем икәнлеген белеп, ихтыярсыздан «корабны ничек атыйсың, ул шулай йөзеп китә» дигән бер гыйбарә искә килеп төшә: Эткенә авылыннан Тимермарат Муллаяров «ЯнаулАгро» ширкәтендә эретеп-ябыштыручы булып эшли. 1985 елда ул Куйбышев исемендәге колхозда тимер белән эш итә башлый, ә моңа кадәр Ерак Көнчыгышның барлык илләрендә диярлек эретеп-ябыштыра – мәктәп һәм армиядән соң Новороссийск диңгез мәктәбенә укырга керә, ә арытаба корабта моторист-эретеп-ябыштыручы булып эшли.
Туган ягына ил өчен дә, колхоз өчен дә катлаулы чорда тәҗрибәле эретеп-ябыштыручы сыйфатында кайта, әмма аның һөнәре һәрвакыт кирәкле – Тимермарат Галимҗан улы беркайчан да эшсез утырмый.
– Авыл буенча үтсәң, мин эретеп-ябыштырмаган әйбер булмаган бер йорт та табылмас, ахры, – ди безнең герой, – элек тә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр иде, хәзер дә.
Ул инде унике ел пенсиядә, ләкин, югарыда билгеләнгәнчә, «ЯнаулАгро» ширкәтендә хезмәтен дәвам итә. Кыр эшләре чорында мәшәкать аеруча күп. Ремонт вакытында «базада» утырса, яз-көз басуда игенчеләрдән калышмый – мобиль техник ярдәм пункты итеп үзе җиһазлаган «МТЗ» тракторында бер механизатордан икенчесенә йөри.
– Тимер кебек нык кеше, – ди аның турында хезмәттәшләре, – эшкә тотынса, ахырына кадәр җиткерә. Гомумән, исеме җисеменә туры килә.
Читайте нас: