Тракторчы Газинур Фазетдиновны «Агро М» ширкәтендә механизатор-универсал дип йөртәләр. Һәм бу тулысынча аклана –предприятиенең берьюлы ике куәтле тракторы аңа беркетелгән. Иртә яз белән ул «Т-150» тракторын басуларны культивацияләүгә чыгара, арытаба «Т-130» белән – фермаларга ярдәмгә, ә җәй силос ташый яки тыгызлый. Ике тракторы да һәрчак төзек хәлдә.
– Нәрсәдер сафтан чыкса, тиз һәм сыйфатлы ремонтларга тырышам, – ди механизатор. – Эш күп чакта үзем дә, техника да ял һәм тик торуны белмибез.
Түбән Чат авылында туып-үскән Газинур Фәүзи улының 35 ел эш стажы бар, аның байтагын туган Ходайбирдин исемендәге колхозда эшләгән, ә соңгы алты елда, көн саен 70 км юл үтеп, Сандугач авылына йөри.
– Җаваплы һәм белемле механизатор, күндәм кеше, – дип кыскача сыйфатлый героебызны «Агро М» ширкәте директоры Рудольф Шәрәфетдинов. – Шәхси вакыты белән исәпләшми, авырлыкларга да бирешми.
Аңа йөкләтелгән эшне яхшы башкарырга теләве, коллективта авыр, ныкышмалы көндәлек хезмәте белән ирешкән абруен төшерергә теләмәвен Газинур Фәүзи улы үзе дә яшерми.