ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июнь 2019, 17:24

Авыл хуҗалыгында

Йолага ярашлы район басуларын тикшерү оештырылды

1 июньдә йолага ярашлы районның авыл хуҗалыгы басуларына йөреп чыгу узды. Чәчүлекләр торышын хуҗалыкара тикшерү иртә таңнан кичкә кадәр дәвам итте, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм аның урынбасарлары, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар районның барлык диярлек басуларына урап чыкты, башкарылган эш сыйфаты белән танышты.
Хәер, моны таныштыру чарасы дип әйтү бик үк дөрес булмас, безнең район авыл хуҗалыгында хәлләр торышы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Басуларны карау язгы-кыр эшләренә йомгак ясау һәм катнашучыларга нәтиҗәләрне чагыштыру мөмкинлеге бирү, хуҗалык итүнең алдынгы тәҗрибәсен уртаклашу максатын күз уңында тота. Һәм бу, әйтергә кирәк, нәтиҗә бирә: чәчү һәркайда сыйфатлы башкарылган, оптималь вакытта. Предприятиеләр яңа технологияләр буенча эшләргә тырыша, культура һәм препаратлар белән эксперимент ясый, заманча технология һәм агротехнология куллана. Кайдадыр, әлбәттә, табигате буенча туфрак ярлы, кайдадыр шуңа өстәп һава торышы аграрийлар хезмәтен юкка чыгарырга тырышты, әмма тоташ алганда булачак уңышка өмет яхшы. Район кырчылары эшенә яхшы бәя бирелде. Чарада беррәттән терлекчелек, чәчүлекләрне карау темасы, башланучы азык хәзерләү кампаниясе турында сүз барды, әле авыллылар тормышы өчен көнүзәк башка сораулар тикшерелде. Чарада катнашучылар билгеләвенчә, тоташ алганда сөйләшү бик җентекле, эшлекле һәм файдалы килеп чыкты.
Читайте нас: