Кичә, 8 июльдә, "Дружба" АХПКсының җәйге лагеры нигезендә машина белән саву операторларының район конкурсы һәм сыерларны ясалма орлыкландыру буенча операторлар конкурсы үтте.
Ике яшь төркемендә яхшылардан-яхшылар билгеләнде. Сынаулар да ике этапта үтте: теория һәм гамәли өлешләрдә белем һәм күнекмәләр тикшерелде. Ярышта 11 хуҗалыктан барлыгы 25 конкурсант катнашты.
Сыерларны ясалма орлыкландыручылар арасында Оксана Әхмәтханова ("ИТС-Агро" ширкәте) чираттагы тапкыр иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. 35 яшьтәге савучылар арасында –Ираида Бәширова ("Победа" ширкәте), өлкән төркемдә Фәйзүнә Абзалова ("АгроМ" ширкәте) җиңү яулады.