ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 июль 2019, 17:39

Умартачылык

Бал кортлары күпләп кырыла!

"ЯТ" безнең районда хәлләр торышын белде
10 июльдә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә үткән, анда бал кортлары һәлак булу проблемасын тикшергәннәр. Эш шунда ки: алар күпләп кырыла: инде 10 район умартачыларыннан хәбәрләр кергән. Башлангыч мәгълүматларга ярашлы, бу күренешнең төп сәбәбе – үсемлекләрне саклау чараларын куллану, аның белән рапс үсентеләре эшкәртелә.
Бу һәм башка культуралар Яңавыл раонында шулай ук эшкәртелә. Шуңа күрә бездә бу планда хәлләр нинди булуын белергә карар иттек. Берничә умартачыга, авыл хуҗалыгы предприятиесенә, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Нәфкать Мөгалимовка мөрәҗәгать иттек. Барысы да кыска һәм төгәл җавап бирде – барысы да яхшы, бал кортларының күпләп һәлак булуы турында бернинди дә хәбәр кермәде.
Үз чиратыбызда умартачылык турында төбәк закон һәм авыл хуҗалыгында химик чараларны куллану турында норматив актлар барлыгын, аларны бозган өчен йөз меңләгән сум штраф каралуын билгеләп үтү кирәк.
Читайте нас: