ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2019, 12:29

Сак булыгыз!

Балтырган суты тән тиресенең җәрәхәтләнүенә китерергә сәләтле

Яңалыкларда кешеләрнең ил дәваханәләренә Сосновский балтырганыннан – сутында агулы матдәләр булган карантинлы чүп үләненнән алынган пешкән урыннар белән ешрак мөрәҗәгать итүләрен хәбәр итәләр. Әлеге чүп үләненең безнең районда күпләп үсүе күзәтелми, әмма, билгеле булуынча, ул күрше Краснокама һәм Куеда районнарында бар.
Нинди үсемлек ул? Аның турында нәрсә белергә кирәк? Бу сорау белән агроном Руслан Сәфиуллинга мөрәҗәгать иттек.
Балтырган нәрсәсе белән куркыныч?
– Балтырган – чатыр чәчәклеләрдән чүп үләне, якынча 70 төре исәпләнә. Аларның бер өлешенең тән тиресенә фотохимик пешү китерүче матдәләре бар. Безнең якларда үткән гасыр урталарында силос үсемлеге буларак үстергән Сосновский балтырганы таралган.
Хәзер ул кыргыйлашкан һәм авыл хуҗалыгы культурасы түгел.
Балтырган сутында агулы матдәләр (фуранокумарин) бар, алар тән тиресенең ультрафиолет нурланышына сизгерлеген кискен арттыра. Шуңа күрә эфир майларының суты һәм пары тән тиресенә эләккәндә, фотохимик дерматит барлыкка килә, тирәнлеге буенча I-II-III дәрәҗә термик пешүгә охшаш. Алар шундук барлыкка килми, ә берничә сәгатьтән яки көннән генә. Үсемлек үзе авырттырмый.
Балтырганның суты тән тиресенә тисә нәрсә эшләргә?
– Пешкән участокларны кичектергесез сабын белән агып торган су астында юарга, мөмкин булганда душ кабул итәргә.
Мөмкин булганча бу урыннарны туры кояш нурлары йогынтысыннан ким дигәндә бер атна кием белән капларга һәм бернинди очракта да кояшка чыкмаска.
Сут күзгә эләксә, кичектергесез агып торган су астында 15-20 минут дәвамында юарга, авызга эләккән очракта чайкатырга кирәк.
Пешү инде барлыкка килгән очракта нәрсә эшләргә?
–Тән тиресе участокларын кабат юарга һәм антисептик эремә белән эшкәртергә. Стериль бәйләвеч салырга.
Медицина ярдәме хезмәтен чакырырга яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.
Табиблар киңәшен катгый үтәргә.
Балтырганны үзегез истә калдырыгыз һәм аның турында балаларыгызга сөйләгез.
Балтырган сабагын уен өчен куллану катгый тыелуын, балтырган төпләре булган чабылган үләннән ялан аяк йөрергә, балтырган куаклары булган җирдә фотога төшәргә ярамавын балаларга аңлатыгыз.
Әгәр дә үзаллы балтырган куакларын чабарга карар иткәнсез икән, булдыра алганча су үтми торган кием киегез, күзләрегезне саклагыз.
Игътибар!!! Милекчеләр территорияләрендәге балтырганны чабарга тиеш – югыйсә административ штраф салынырга мөмкин.
Читайте нас: