– Ел саен охшаш дини бәйрәмнәр вакытында корбан чалуда үзгә булдыклы кешеләр барлыкка килә, алар квалификациясен "терлекчегә" үзгәртә һәм "бик яхшы товар" сата башлый. Еш кына алар малларны алып сату белән генә шөгыльләнә – аларны читтән түбән хак белән алалар. Бүген "арзан" дигән сүзнең еш кына "сыйфатсыз" сүзенең синонимы булып торуы беркемгә дә сер түгел, димәк намуссыз сатучылар чирле мал да тәкъдим итәргә мөмкин. Шуңа күрә халыкка уяу булу үтенече белән мөрәҗәгать итәбез, малларны тиешле ветеринария документлары белән генә сатып алырга кирәк. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы малларын (әгәр дә ит сатылмаса, ихатада чалу мөмкин) махсус җиһазландырылган урыннарда чалу (алар безнең районда ике), ветеринария-санитария таләпләрен үтәү, тулы күләмдә экспертизалар үткәрү мөһим. Калдыклар тиешле рәвештә үтильләштерелергә, чалган урынга дезинфекция ясалырга тиеш. Итне сатканда, ит продуктларына, субпродуктларга келәймә сугылырга тиеш.
Бәйрәм чорына ветеринария белгечләренең кизү торуы оештырылачак. Шулай ук авыл хуҗалыгы малларын ташуга, аеруча республика чикләреннән керүчеләргә, ветеринария контроле көчәйтеләчәк.