ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2019, 16:38

"Хатын-кызлар тулай торагында"

"ЯТ" "Агро М" ширкәтендә кичке савымда булып кайтты

Сабрина, Маша, Роза... Сүз хатын-кызлар коллективы турында бара, дип уйладыгыз, мөгаен. Хаталанмассыз, коллектив чынлап та "хатын-кызларныкы", әмма алар – ике мөгезле сөтбикәләр. Бу көннәрдә аларның "тулай торагында" булып кайттык – "Агро М" ширкәтенең Нөркән фермасына кичке савымга бардык.

Ул биредә көндезге сәгать дүрттә башлана. Без иртәрәк бардык. Яхшылап тезелгән печән рулоннары күзгә ташланды, янәшәсендә – пленкага төрелгән сенаж белән рулоннар. Корпусларның берсе янына ком түгелгән.
– Үткән елда симертү корпусында идәннәрне бетон белән койдык, ә бозау фермасында яртылаш кына өлгердек, быел эшләрне тәмамлыйбыз, – дип сөйләде ферма мөдире Ефим Вәсиуллин.

Ул шулай ук бетон өстенә резина "поликлар" салынуын хәбәр итте, ә бу бик отышлы һәм уңайлы, шундый ук келәмнәр киләчәктә сыер фермасында да барлыкка киләчәк. Планнарда шулай ук бозаулар өчен түбәле утарлар төзү, мөмкин булганча бу эшкә инде быел тотыначаклар. Ефим Шәрип улы шулай ук яңгырлар сәбәпле савымның кимүен сөйләде, шул ук сәбәпле малларны кичке көтүгә чыгарудан туктаганнар.

– Бозауларга кебек электр көтүче алсак, яхшы булыр иде, әлбәттә, – ди ул, – ләкин моның өчен зур мәйдан кирәк. Мондый һава торышында кичке көтүнең файдасы юк, дип карар иттек, фермага яшел үлән кайтару яхшырак.

Әйткәндәй, аны безнең килүгә Дилар Мусин инде кайтарган һәм тараткан иде, савучыларга берьеллык үләннәрдән азыкны фураж белән тулыландырасы гына калган иде. Савучылар биредә нибары өчәү – Алевтина Мофаззалова, Зоя Миншәрәпова һәм Татьяна Касфатова.
Моннан тыш, алар сөтбикәләрнең йокысы турында да хәстәрлек күргән – аслык сыйфатында пычкы чүбе җәйгәннәр.

Терлекчекләр соңгы авыл яңалыклары белән уртаклашканчы, чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелде – көтүчеләр Линар Вәлиев һәм Альмир Фәррахов сыерларны савымга куа.
Алар биредә барлыгы 130дан артык, һәм һәрберсен савучылар таный. Алай гына да түгел, холкын беләләр, менә без булганда да савым вакытында кайсын назладылар, ә кайсын тиргәп тә алдылар.
Сыер фермасыннан чыкканда, торба һәм профильләрдән гадәти булмаган корылмага игътибар иттек. Безгә аңлатуларынча, бу сыер тоягын эшкәртү өчен җайланма икән. Әйткәндәй, аны "Агро М" ширкәте эшчеләре үзләре ясаган.
Рөстәм Сангов фотолары.


Читайте нас: