ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 август 2019, 17:17

Авылларда уңай үзгәрешләр

Районда «Чын эшләр» дәвам итә

Яңавыл районында «Чын эшләр» үз гамәлләрен дәвам итә. «Бердәм Русия» партиясе программасы нәкъ шулай аталуын исегезгә төшерәбез.
Кисәккаенда бу атнада балалар мәйданчыгы урнаштырганнар. Кызганычка каршы, һава торышы биредәге бала-чагага уеннар өчен яңа урынның барлык өстенлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирми. Мәйданчык 140 мең сумга төшкән. Шул ук программа буенча мәйданчык башка авыл биләмәсе – Ижбулдыда да барлыкка килде. Гомум суммасы – 120 мең сум.
Ә Ямады авыл биләмәсендә урамнар яктыртылышын яңартуга җитди якын килгәннәр. Биредә, үзәк усадьбада, ДРЛ (дугалы терекөмеш-люминесцентлы – ред.) урам яктырткычларын энергия саклаучы лампаларга алыштыру бара. Моңа 100 мең сум бүленгән.
Шушы программаны финанслау Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм район, биләмәләр бюджетлары чаралары исәбенә тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез. Төзекләндерү эшендә шулай ук халыкның хезмәт катнашлыгы күз уңында тотыла.
Читайте нас: