Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2019, 11:30

Канатлылар, үзенчәлеклеләр...

Әхмәдуллиннар күгәрчен һәм токымлы сарык үрчетә

Рөстәм Сангов фотосы
Кечкенә малай, канатлары майга буялып беткән ике күгәрченне сак кына куенына тыгып, өенә йөгерә. «Сабыр итегез, хәзер сезне юам, киптерәм һәм әйбәтләнеп китәрсез, янә очарсыз», – дип тынычландырырга тырыша ул кошларны. «Ванна» кергәннән соң кошлар, канатларын җәеп, күккә күтәрелде, йорт өстеннән зур түгәрәк ясады һәм... яшь коткаручысы янына кире кайтты. Әхмәдуллинның «канатлы тарихы» шулай башлана. Ул вакыттан ярты йөздән артык вакыт үткән, ә Вәзир Радик улы балачактагы мавыгуына тугры калган.
Мәхәббәт һәм күгәрченнәр
Аерылгысыз дуслары хакында Әхмәдуллин чиксез сөйли ала, алар турында бөтен нәрсәне белә.
– Кошлар белән ун яшьтән мавыгам, күгәрченнәр мине һәрвакыт һәм һәркайда озата барды: Урта Азиядә, Себердә, һәм аларны кече Ватанга алып кайтуыма менә инде унбиш елдан артык. Тормышны күгәрченнәрдән башка күз алдына да китерә алмыйм, алар миңа ял, сөенеч, күңел тынычлыгы, алар белән йоклап китәм, уянам. Берникадәр вакытка кайдадыр китәргә туры килгәндә, аларны бик сагынам, – дип сөйли Вәзир Радик улы. Аны бүген инде һөнәри күгәрчен үрчетүче дип әйтергә мөмкин, ул аларны асрау, карау, ашату, дәвалау һәм кулга өйрәтү сораулары буенча теләүчеләргә канәгатьлек белән киңәш бирә. Аның төрле токымлы сиксәннән артык кошы бар. Биредә үзбәк, Баку, төрек күгәрченнәре тату яши, «америкалылар» да бар...
– Аларны ничек аера аласыз соң? – дип сорыйм аннан гаҗәпләнеп.
– Әти-әнисе балаларын таный бит, биредә дә шулай. Ничә еллар буе янәшәңдә булып, күгәрченнәр шулкадәр якын һәм кадерлегә әверелә, аларны башкалар белән бутау мөмкин түгел. Моны ничек аңлатырга икәнлеген белмим, әмма аларны күңел, йөрәк белән тоям.
Майк Тайсон, күргәзмәләр, күгәрчен үрчетүчеләр дуслыгы
Әхмәдуллиннарда кунаклар арасында бирегә экскурсиягә килгән урындагы бала-чаганы да, гаилә тантанансын бизәү өчен пар күгәрчен белән кызыксынучы яшь парларны да очратырга мөмкин. Әмма цех буенча хезмәттәшләре – тоташ төбәктән күгәрчен үрчетүчеләр, әлбәттә, күбрәк. «Яшь чактан ук төрле төбәкләрнең күгәрчен үрчетүчеләр клубы әгъзасы булдым, – дип дәвам итә сүзен Вәзир Радик улы. – Әле дә дус яшибез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, күгәрчен төрләре белән уртаклашабыз, бер-беребезгә ярдәмләшәбез... Төрле халыкара конкурсларда күп тапкыр катнашырга туры килде, күгәрченнәрем белән еш кына призлы урыннар да яуладым. Шундый күргәзмәләрдә танылган шәхесләр белән очрашу мөмкинлеге аеруча кызыклы. Мондый чараларның берсендә бөтен дөньяга танылган боксер Майк Тайсон белән танышу бәхете елмайды. Ул күргәзмәгә кунак сыйфатында чакырылган иде. Дөньяга билгеле көчле көрәшченең күгәрчен үстерүгә хирыслыгын күреп хәйран калдым».
«Экзотикага тартылдым...»
Гиссар токымлы курдюк бәрәннәр Әхмәдуллиннар хуҗалыгында чагыштырмача күптән түгел – җиде ел чамасы элек барлыкка килгән. Сарыклар үз исемен курдюк – хайванның койрык төбе сөяге өлешендә урнашкан капчык төрендәге зур май катламы сәбәпле алган. Шуның белән ул дөягә охшаш. «Курдюк бәрәннәр безнең өчен үзенчәлекле экзотика, – ди Вәзир Радик улы. – Сарыкларның ул төрен тирә-якта очраткан булмады. Шуңа күрә хуҗалыкта аларны үрчетү белән шөгыльләнәсе килде. Кыйммәткә төшсә дә, токымлы сарыклар асрау үзен аклый. Мисалга, күптән түгел Уфа кешесе алып киткән сарыкның авырлыгы 74 кг.га җитте. Гиссар бәрәне итенең исе юк, тәмле, авызда эреп тора, ә курдюк мае хакында аерым әйтү кирәк – ул дөрес кулланганда, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче файдалы продукт. Көнчыгыш һәм Кавказның озак яшәүчеләре аны юкка гына бәһаламый, мөгаен».
Гаилә подряды
– Күгәрчен – шәхсән минем мавыгу, токымлы сарыкларга килгәндә инде, биредә хатыным Флидә белән бергә шөгыльләнәбез, – ди Вәзир Радик улы.
Әхмәдуллиннарның сөйләве буенча, курдюк бәрәннәрен асрауда әллә ни аерма юк, гадәтиләрне кебек үк карау һәм ашату таләп ителә.
– Ә холкы буенча алар аерыла, – дип сүзгә кушыла Флидә Өлфәт кызы. – Гиссар сарыгы бәрәнен шулкадәр сак һәм хәстәрләп карый, шаккаттасың. Бала тәрбияләү һәм сөюгә кайбер аналарга алардан өйрәнергә кирәк.
Башка мавыгулары хакында
Күгәрчен һәм токымлы сарык үрчетүдән тыш Әхмәдуллиннар бакча эшләре белән мавыга, зур уңыш ала, аны туганнары, якыннарына уртаклаша. Алар җиләккә, гөмбәгә йөрергә дә ярата. Әйткәндәй, без барган көнне Вәзир Радик улы урманнан бер кәрзин ак гөмбә җыеп кайтты. Хуҗабикә алардан яшелчәләр белән телеңне йотарлык, искиткеч тәмле ризык әзерләде.