ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь 2019, 15:45

Хәбиров ничек бәрәңге үстерә...

Балалар һәм ата-аналар борщ җыелмалары өчен тыныч булырга мөмкин

Шәһәрдә 14, авылда 32 – фермер Ленар Хәбиров балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең шулкадәр санын яшелчә белән тәэмин итә. "Борщ" җыелмасына кергән бөтен нәрсә белән тәэмин итә. Мисалга, кәбестә, кишерне сатып алса, төп продукт – бәрәңгене үзе үстерә. Бу эшкә ул 2016 елда алынган, һәм "ЯТ" шул уңайдан аңа кунакка барды. Ул вакытта аның нык кирәкле техникасы гына булган, биш гектар җир эшкәрткән, яшелчә саклагычы булган, төп сорау – бәрәңге сатуны – уенда гына йөрткән. Хәзер исә, инде билгеләгәнчә, эш җайга салынган, "Яңавыл балалар туклану комбинаты" ширкәте аша районның 46 учреждениесе белән эшли. Плантациясе җиде гектарга кадәр арткан, техника паркы шулай ук тулыланган – трактор, туфрак эшкәрткеч, утырткыч, бер рәтле комбайнга ике рәтле комбайн, сортларга бүлү җайланмасы һәм продукция ташу өчен фургон өстәлгән. Голландия технологиясе буенча шулай ук немец селекциясе бәрәңгесе белән эшли, быел бер гектардан 20-25 т бәрәңге җыеп алган.
– Русия өчен гектарыннан 40-50 тонна уңдырышлылык норма булып исәпләнә, – ди Ленар Илдус улы, – Европа илләре өчен – гектарыннан 60-80 тонна, ләкин химия белән эшләгәндә генә, шундый нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булуын аңларга кирәк. Без исә чүп үләннәренә каршы көрәштә генә минималь кулланабыз.
Бездә колорадо коңгызы юк, чөнки территориаль яктан ерак урнашканбыз (басу Исхак авылы әйләнә-тирәсендә – авт.). Сүз уңае, фермер Хәбиров белем буенча агроном түгел, нефть өлкәсендәге эшен ташлап, агротармакка килгән.
– Җирдә эшли башлагач, үз урынымны таптым, – ди ул, – ә калганы минеке булып чыкмады.
Терлекчелек тә «аныкы түгел» булып чыга. Эш шунда ки, бәрәңге үстерүдә «чиста табыш» берничек тә 100 % тәшкил итә алмый, үзенчәлекле бозык һәм стандарт булмаганнарын ул мөгезле эре терлекне симертү аша иткә «җибәрә» башлый. Фермер сүзләре буенча, баш саны инде 40ка җиткән, хәтта табыш ала башлаган, ләкин бу эшкә күңеле ятмаган.
– Ярым сәнәгать умартачылык белән шөгыльләнергә, 300 башка кадәр корт күче асрарга планлаштырам, – дип уртаклаша планнары белән Ленар. – Тоташ гомере буе диярлек Бүә совхозында умартачы булып эшләгән дәү әни башламаска үгетли, бу мөмкин түгел ди, әмма мин бит моның тулысынча реаль була алуын үз күзләрем белә күрдем. Хәзер умартачылык производствосында да бөтенләй башка эш алымнары, заманча технологияләр һәм җиһазлар.
Әйткәндәй, соңгысының бер өлешен фермер инде сатып алган, нигез дә әзерләгән. Хәзер 30 гектар җирне баллы үләннәр өчен әзерләү бара, кандала үләне, мордовник, фацелия һ.б. кебек, нектары күп культуралар орлыкларының бер өлеше шулай ук бар инде. Хәзер турыдан-туры кортларның үзләрен эзлибез.
– Чиста токымлы урта рус бал кортлары бездә калмады. Хәлдән чыгу юлын табарбыз, дип ышанам, – ди киләчәккә зур өметләр белән фермер.
Читайте нас: