ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь 2019, 15:12

Яңа Алдардан Хуҗиннар "алтын" гаилә юбилеен билгели

Аларда җирнең чын асылы

Яңа Алдардан Алия һәм Ганәви Хуҗиннар октябрь башында районда чираттагы, исәп буенча алтынчы "алтын" юбилярга әверелде. "Саумысыз, авылдашлар!" чарасында туганнары һәм күршеләре исеменнән "Париж коммунасы" колхозының элекке хезмәтчәннәре адресына яңгыраган ихлас котлаулар аларның күңел түренә үтеп кергән.
Хуҗиннар – җирнең чын асылына төшенгән кешеләр. Аз сүзле һәм тыйнак хезмәтчәннәр гомере буе терлекчелектә эшләгән. Икесенең дә "Хезмәт ветераны" исеме бар. Ганәви Мәхмүт улы, ул БРның атказанган терлекчесе дә әле, утыз елдан артык колхоз көтүен көткән. Алия Әхмәтнур кызы хаклы ялга чыкканчы колхозда савучы булып эшләгән. 1970-1980 елларда производствода югары күрсәткечләре өчен берничә хезмәт бишьеллыгы социалистик ярышларының җиңүче исеме бар.
Икесенең дә балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Алар бу хакта ачынып искә ала. Әтисе сугышка киткәндә, Ганәвигә өч яшь булган. Зирәк малай һәм мәктәптә "5"легә генә укыса да, укуын дәвам итә алмаган. Алия Әхмәтнур кызы шулай ук күп балалы гаиләдә туып-үскән, колхоз тормышына иртә җигелгән – мәктәп эскәмиясеннән үк сыер сауган.
Авылдашлары Ганәви Мәхмүт улының яшь чагында тирә-якта атаклы гер күтәрүчеләрнең берсе булуын билгели, ерак арага авырлык күчерүдә сабантуйларда аңа тиңнәр булмаган. Еш кына урындагы концертларда чыгыш ясый – аның баритоны йомшак. Ә хатынын күрше Тәтешле районыннан сайлаган. Боргынбаш авылы кызын ул, 1960 елларда еш булганча, урлаган. "Җигелгән атта килде, мин күз ачып-йомарга да өлгермәдем, ул инде туган авылы ягына чаба иде", – дип көлеп искә алап Алия апа. Шулай яшәп китәләр. Ул уңган хуҗабикә булып чыга, озак еллар каенанасын карый. Көчләре җиткәндә, ихатада күп мал асрыйлар, улы Рәфкатькә өй төзергә булышалар.
– Үткән елда бәхетсезлеккә тарыдым, – дип сөйли үзе хакында Алия апа. – Таеп китеп егылдым, аяк һәм беләк сынды. Озак төзәлде. Күршеләр мине бер көнгә дә караусыз калдырмады, аларга зур рәхмәт. Гүзәлия Талипова дүрт ай буе кечкенә баланы кебек карады, тәмле ашлар белән сыйлады. Гәзиттә андыйлар хакында язарга кирәк тә.
Менә шундый, чыдам һәм бик тыйнак алар – авыл хезмәтчәннәре.
Читайте нас: