ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 октябрь 2019, 11:14

Вәрәшбаш авылы старостасы – мәктәп, төлке һәм шәхси "алты тапкырлыгы" хакында

Рәзилә Нәрисламова: "Табигать гүзәл бездә...!

Вәрәшбаш авылыннан Рәзилә Нәрисламова районның торак пунктлар старосталары системасына ун ел чамасы элек, бездә бу система тергезелергә карар ителгәч килгән. Гомумән, вәрәшбашлыларның да, авыл биләмәсе хакимиятендә ике фикер була алмаган. Холкы буенча башлап йөрүчән, урындагы мәктәптә җитәкчелек, урындагы Советта депутат эшенең зур тәҗрибәсе булган РСФСР гомум мәгарифенең мактаулы хезмәткәренә бу мөһим эшчәнлек бик туры килгән. Нәрсәсен сөйләп торырга, яшь Рәзилә мәктәп эскәмиясеннән үк "староста" булып башлаган!
Безнең герой беркайчан да төшенкелеккә бирелми, ярты юлда ташлап китмәүче кешеләрдән. Өч баласын тәрбияләп аякка бастырган. Хәзер тавышында горурлык һәм күзендә очкын белән үзе хакында: "Мин алты тапкыр дәү әни!" – ди.
Рәзилә Хафиз кызы өч дистә ел гомерен мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлаган. Рус теле, әдәбиятына укыткан (рус классикасын бик ярата), Вәрәшбаш авылы мәктәбе директоры булган (элекке белем бирү учреждениесе урынында хәзер "Чулпан" балалар сәламәтләндерү лагеры ачылды – ред.).
Гүзәл табигатьне сөюче, фоторәсем белән мавыгучыларга Вәрәшбашка зарури барып кайту кирәк. Староста билгеләвенчә, аларда матур җирләр: чишмәләр күп, елга, таулар, җәй көне – каен җиләге, җир җиләге, чикләвек, гөмбә... "Кайвакыт төлке дә тәрәзәдән карый", – дип көлеп сөйли безнең әңгәмәдәш.
Ләкин, билгеле булуынча, кешене урын бизәми, ә нәкъ киресенчә. Вәрәшбашта "киресенчә" белән дә бөтен нәрсә тулы тәртиптә. Рәзилә Хафиз кызы билгеләвенчә, биредә халык актив, ярдәмчел. Районда беренчеләрдән булып диярлек авыл зиратын профнастил белән уратып алганнар, өмә һәм башка эшләргә тату, тулы составта чыгалар.
Әмма, бу нинди шифалы сыйфатка ия булса да, урындагы халык уртак хезмәт белән генә яшәми. Рәзилә Нәрисламова ахирәтләре белән Вәрәшбаш буенча йөрергә чыга, скандинавларча да, чаңгы таяклары белән дә йөриләр.
Читайте нас: