ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 октябрь 2019, 15:03

Иске Вәрәш авыл биләмәсендә асфальт салучы техникалар

Биредә беррәттән ике юл ремонтлана

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
Инде биш ел Чытырман – Иске Вәрәш юлы начар хәлдә – ул "беткән" диярлек. Бу проблема барлык гражданнарны кабул итүдә, төрле киңәшмә һәм җыелышларда даими күтәрелгән. Урындагы властьлар, район җитәкчелеге үз чиратында югарыда торган органнарга, аның карамагында булган "БРның Юл хуҗалыгы идарәсе" ГКУга, асфальтны җимерүдә барынан күбрәк "ярдәм иткән" нефтьчеләргә һ.б. мөрәҗәгать иткән. Гомумән алганда, барлык мөмкин булган чаралар һәм йогынты ясаучы рычаглар кабул ителгән.
Һәм менә ниһаять, боз кузгалган – бу проблема өлешләп булса да бетерелгән: үткән атнада анда яңа асфальт катламын салу башланган. Юлда "КамАЗлар" чаба, Япония "Комацу"лары чүмечләре белән "болчый", немец катоклары һәм "Хамм" асфальт салучы машиналар шаулый...
– Юлның тоташ озынлыгын ремонтламаячакбыз, әлбәттә, ләкин иң проблемалы участокларны капиталь ремонтлаячакбыз, – дип сөйләде безгә "Корунд" подряд ширкәте прорабы Эдуард Яникеев. – Иске катламнан инде бернәрсә дә калдырмадык, атна дәвамында барысын чыгардык һәм түшәүче катлам әзерләдек, менә хәзер асфальтның беренче катламын җәя башладык.
Инде әйтелгәнчә, техника Иске Вәрәшкә керү юлында гына түгел, ә турыдан-туры башка авыл – Яңа Вәрәш авылы эчендә дә шаулый. Биредә "Инфодорстрой" ширкәте хезмәткәрләре вак-таш кертү ярдәмендә урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча халык тарафыннан сайлап алынган "Эмиль Насыйбуллин урамы буенча гомум кулланылыштагы автомашина юлларын ремонтлау" проектын тормышка ашыра.
Читайте нас: