ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2019, 15:20

Йортларны тычкан баса...

Белгечләр уҗым культураларының бер гектарында — 48, ә яланнарда 90 оя ачыклаганнар.

Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре тычкан һәм башка кимерүчеләрнең торак йортларга һәм келәтләргә күпләп керә башлавы турында искәртә.
— Көзге мониторинг нәтиҗәләре буенча тикшерелгән 71 мең гектар мәйданның 44 мең гектарында тычкан оялары табылган. Уҗым культураларының бер гектарында 48 оя исәпләгәннәр, яланнарда 90 оя ачыкланган. Тычканнарның иң күбесе Уфа районында теркәлгән, — дип хәбәр итә үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Эльма Садыйкова.
Белгечләр тычканнарга каршы "Бактороденцид" дип аталган даруны кулланырга киңәш итә.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: