ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 ноябрь 2019, 16:24

Көнүзәк. Хәл ителергә тиешле

Ямадылыларга борчучы сораулар буенча "сорау-җавап" төрендә аңлатма бирделәр

14 ноябрьдә Ямады авыл Советында гражданнарны ведомствоара күчмә кабул итү оештырылды. Халыкның берәмлекләрнең билгеле бер даирәсенә түгел, ә тоташ авыл биләмәсенә кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге булды: чарада район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, шулай ук "Газпром газораспределение Уфа" киң акционерлык җәмгыяте, "Башнефть-Добыча" ширкәте, "Роспотребнадзор" Идарәсе, БРның Экология министрлыгы, район үзәк дәваханәсе, "ДРСУ" вәкилләре катнашты. Илшат Әгъзам улы ассызыклавынча, аралушының сайланган форматы халыкның күптәннән килгән сораулары, аларны хәл итү юлларын ишетү мөмкинлеге булу белән әһәмиятле.
Билгеле булуынча, "Башнефть-Добыча" ширкәтенең эшкәртү продуктларыннан һавадагы сероводород исе авыл биләмәсе халкын дистә еллар дәвамында борчый. Очрашу нәкъ шул проблеманы тикшерүдән башланды.
Генераль директор урынбасары вазыйфасын башкаручы Роберт Фәритов экологик хәлнең аларның хезмәтләре тарафыннан даими күзәтелүе, "зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе арту теркәлмәвен" аңлатты. Ул предприятиенең производство куәтләрен яңарту өстендә эшләве, җиһазларның заманчарак һәм экология өчен аз зыян китерүчеләргә яңартылачагына ышандырды.
"Роспотребнадзор" Идарәсенең Нефтекама территориаль бүлеге башлыгы Лилия Акбашева бу уңайдан мөрәҗәгатьләрнең күплеге, аларның районның башка торак пунктларыннан да керүен хәбәр итте, шуңа күрә килеп туган хәл аларга билгеле һәм контрольдә тотыла. Агымдагы елның апрелендә алынган сынауларның ахыргы нәтиҗәләре зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациянең норма чикләрендә булуын күрсәтә. "Хәлне күзәтү даими нигездә, һава шартларын исәпкә алып дәвам итәчәк", – дип ышандырды ул.
Гражданнар мөрәҗәгатенең төп сораулар тематикасы – ул Андреевка, Йөгәмәш һәм Салих авылларына газ үткәрү, Чытырман – Югары Чат, Чытырман – Максим – Салих юллары торышы, сәламәтлек саклау.
"Газпром газораспределение Уфа" киң акционерлык җәмгыятенең Яңавыл участогы башлыгы Альмир Мусин Йөгәмәш – Салих – Андреевка авылларына 9,8 км озынлыктагы газ үткәргече төзүне проектлау 2023-2024 елларда газ үткәргеч төзү белән 2020-20200 елларның инвестицион программасына кертелгәнен хәбәр итте. Ул газ үткәргечкә 70 %тан ким түгел торак йорт тоташырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Сүз "БРның юл хуҗалыгы идарәсе" ДКУсы балансы, шулай ук баланста тотучысы "Башнефть-Добыча" ширкәте булган юлларның торышы хакында барды. Нефтьчеләр дә, "Башкиравтодор" АҖенең филиалы – Яңавыл ДРСУ башлыгы Илшат Шакиров та юлларның планлы рәвештә яисә акчаны янга калдыру нәтиҗәсендә акча булу очрагында ремонтланачагын аңлатты. Соңрак И. Шакиров ведомствога караган юлга юлларны карауга бүленгән акча исәбенә киләсе елда ремонт үткәреләчәгенә ышандырды.
Илшат Вәзигатов "Башнефть" җитәкчелеге адресына нефтьчеләр юллары, юллардан төшү урыннарына ремонт үткәрү үтенече белән район хакимияте тарафыннан хатларның күп тапкыр юнәлтелүе турында сөйләде. Кызганычка каршы, бүгенгә хәл үзгәрмәгән. Нефтьчеләр вәкилләре бу мөрәҗәгатьне мәгълүматка алды.
Тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар ачу, җиһазланган теш кабинеты була торып, теш табибы юклыгы, ашыгыч ярдәм килүен озак көтүгә шикаятьләр – ямадылылар бу һәм башка сорауларга районның баш табибы Морад Авзаловтан аңлатма алды.
Стационар ачу буенча кире җавап бирелде. Морад Рәзил улы, гамәлдәге закончалыкка ярашлы, тәүлек әйләнәсенә стационарның лаборатория, тар табиб-белгечләр, реанимацияләү бүлекчәсе булган дәваханәдә урнашырга тиешлеген аңлатты.
Икенче сорауга килгәндә исә, 2020 елда район үзәк дәваханә кирәкле лицензия алачак. Кадрлар җитмәү проблемасы кала. Ямады авыл биләмәсе авылга эшләргә килгән һәр белгечкә берәр миллион сум акча бүлү белән авыл биләмәсенә табиблар җәлеп итүнең Федераль программасына кертелгән.
"Ун мең халык исәбенә машиналар саны нормативлары билгеләнгән, районда бу үтәлә. Аны арттырып булмый", – диде Морад Рәзил улы өченче сорауга җавап биреп. Ул ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать һәм килү вакытын теркәргә тәкъдим итте. Әгәр бик озак көтсәләр яки машина бөтенләй килмәсә, шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә кушты.
Читайте нас: