ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 ноябрь 2019, 12:00

"Агро М": сөт базарында ун ел

Предприятие биләгән урынын саклый

"Агро М" ширкәтендә сөт эшкәртү буенча үз комплексы барлыкка килүгә ун ел үтте. Шөбһәчел кешеләр, әлбәттә, уңышка ышанмады, әмма, конкуренциягә карамастан, предприятие үз урыны, үз сатып алучысын тапты.
Әйткәндәй, "үз сатып алучысы" "Сандугач" сөтенең ике төрле савытта тәкъдим ителүен сизде инде. "Иске" һәм инде танылган савытта – пастерланган, ә яңартылган төргәктә пастерланган тоташ сөт сатып алырга мөмкин. Әмма, комплекс мөдире Нәфисә Вәлинурова тануынча, "сөтнең файдасын белүчеләр" продукциянең беренче төрен сатып ала, чөнки вакыт үтү белән сөттә каймак катламы барлыкка килә". Икенчесендә , әлбәттә, каймак беркайда булмаган, аны быел сатып алынган гомогенизатор – аның белән эшкәртү сөтне саклау срогы һәм шартларын озайтырга мөмкинлек биргән аппарат аша үткәргәннәр.
Элекке кебек үк, шәһәрнең барлык балалар бакчалары, авыл балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең бер өлешен үз продукциясе белән тәэмин итәләр, Яңавыл, Нефтекама кибетләренә илтәләр, Сандугач сөтенең шулай ук Уфага "китүенә" быел икенче ел. Дөрес, заказчы аны "Коровка" маркасы астында сата, әмма савытында: "Җитештерүче: "Агро М" ширкәте; адрес: БР, Яңавыл районы, Сандугач авылы, .... " дип язылган.
Читайте нас: