ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 декабрь 2019, 12:21

Кисәккаен авылыннан "Наза" иҗат эшчәнлегенең 15 еллыгын билгеләде

Сафуановның өйләнүе

Үткән ял көне Кисәккаен авыл мәдәният йортында икеләтә юбилей билгеләгәннәр: 30 ел элек урындагы мәдәният учагы бинасы сафка кертелгән, ә районның актив фольклор коллективларыннан берсе – "Наза" ансамбленә – 15 ел тулган.
Үзешчән артистлар яңа театрлаштырылган тамашаны ансамбльнең юбилеена багышлап, өйрәнгән һәм әзерләгән. Ә кунакка авылдашларын һәм якындагы авылларда яшәүчеләрне чакырганнар. Кичә бик эчтәлекле килеп чыккан.
Юбилейлар өчен гадәти тантаналы өлештә коллектив һәм ансамбль җитәкчесе Әлфинә Рәшитова адресына рәхмәт сүзләре белән мәдәни-ял үзәге директоры Луиза Шибанова, авыл мәдәният башлыгы Айдар Рафиков һәм бәйрәм кунаклары мөрәҗәгать иткән. Ә арытаба сәхнәдә "Туй йоласы" шау-шулы һәм күңелле театрлаштырылган тамаша җәелдерелгән. Өстәвенә чын яңа өйләнешүчеләр йоланың төп героена әверелгән: Эльвина Сәлимова һәм Альберт Сафуановның никахы күптән түгел узган һәм алар теләп тамашада катнашырга ризалашкан.
Килен сандыгын сатып алу йоласы, күчтәнәчләрне тапшыру дәртле һәм күңелле узган. Сәгать ярым вакыт сизелми һәм көчле алкышлар белән үткән.
Читайте нас: