Сукыр тычканның зыяны турында сүз алып барганда, әлбәттә, аны бакчачыларның дошманы итеп кабул итәргә ярамый. Алар җир-түтәл өстендәге уңышка зыян китерми, тамыразыклар белән тукланмый. Әгәр андый хәл күрәсез икән, анысы — кара тычкан эше. Сукыр тычканнарның зыяны шунда: алар суалчан, май коңгызы һәм аю чикерткә эзләп, җир астын чокып йөри. Юл ярганда, алдындагы артык туфракны җир өстенә чыгара. Гадәттә, түтәлләрдә җир өсте йомшак була. Аларның тагын бер зыяны бар — әгәр чокып үтеләсе җирдә яшелчә-җимеш үсә икән, билгеле, аларның тамырларына зыян килүе ихтимал. Шуңа күрә, бакчагызда сукыр тычкан эзләрен күреп калу белән, тиз арада алардан котылу, яисә участогыгыздан читкә озату юлларын карагыз. Аның берничә ысулы бар.
Балык башын иснәтегез
“Җир эшкәртүче”ләрдән котылырга телисез икән, һич тә аларны агуларга, яисә башка төрле ысул белән юк итәргә ашыкмагыз. Алар да җан иясе, табигать баласы һәм яшәргә хокуклары бар. Әйткәндәй, сукыр тычканнар закон тарафыннан сакланган җан ияләре исемлегендә. Тыныч юл белән котылуның иң ышанычлы әмәле бар. Сукыр тычкан оясына сельдь балыгы башын ташлагыз.
Сукыр тычканнар — дөм сукыр җан ияләре. Алар нинди исне дә бик ерактан сизә. Сельдь балыгы исләнә башлау белән җир асты кунаклары бу эздән генә түгел, ә элекке ояларын да шактый урап йөри башлаячак. Әлбәттә, җир астыннан. Мондый балыкны күбрәк кулланган саен, сукыр тычкан килә алмаган җирләрегез күбрәк булыр.
Сәгать тә ярдәм итәр
Сукыр тычканнар тынычлыгын бозарга телисез икән, “будильник” сәгать кулланырга мөмкинсез. Аның көненә ике тапкыр шалтыравы да җитә, сәгать тавышы җир асты кунакларының тынычлыгын байтак вакытка оныттырачак. Алар мондый кискен һәм шарылдавыклы тавышны яратмый. Иң кызыгы — сәгать шалтыраган урынны алар хәтерләрендә сакларга сәләтле, ди белгечләр.
Ауны ничек салырга?
Җирне чокып урнаштырылган пыяла яисә пластик савытлар, металл сеткалар да ышанычлы ау булып тора. Аларның авызын җир өстеннән 2-3 сантиметр түбәнрәк төшереп күмәргә кирәк. Билгеле, бу ауны сукыр тычкан юлына куйсагыз, ышанычлырак булыр. Гадәттә, алар бер салынган юлдан йөри. Сукыр тычканнар әлеге савытка төшкәч, әсирлектән котыла алмый. Франциядә, мәсәлән, сукыр тычканнарга каршы нинди дә булса агулы матдә куллану тыелганлыктан, паркларда һәм бакча участокларында бары тик югарыда телгә алынган алым гына рөхсәт ителә. Бакчачылар мондый ау бик ышанычлы дигән фикердә.
Нинди үләнне яратмыйлар?
Сукыр тычканнарны бакчадан бөтенләй “куып чыгарган” үсемлекләр дә бар. Әйтик, участок периметры буенча 2-3 рәт урыс ногыт борчагы утыртканда, әлеге саклану зонасы аша бер генә сукыр тычкан да якын килә алмаячак. Алар яратмаган башка үсемлекләр дә бар: кузаклылар, суган, күкбаш нәркис (суган гөле), кипарис сөтле үләне һәм башкалар.
Җир астыннан йөргәндә, сукыр тычканнар борыны белән әлеге үсемлеккә, яисә аның тамырына төртелгәндә, үсемлекләр начар ис бүлеп чыгара һәм “җир хуҗасы”н борылып китәргә мәҗбүр итә.
Мәшәкатьле булса да, бакча участокларына сукыр тычканнарны якын китермәүнең тагын бер юлы бар. Җир мәйданы зур булмаганда, аны җиргә күмелгән сетка белән әйләндереп алырга мөмкинсез. Ә инде зур булмаган түтәлләр читенә металл сыныклары күмәргә була.
Билгеле, сукыр тычканнардан бер генә алымны кулланып котылып булмый. Телгә алынган киңәшләрнең һәммәсен дә сынап карарга кирәк.
Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.