ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+14 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июнь 2020, 10:47

Данлыклы комбайнчы, алдынгы сыер савучы

Хезмәт ветераннары Мәүлидә һәм Фәнүс Камаловлар алтын туен билгеләгән

Тау авылыннан Мәүлидә һәм Фәнүс Камаловлар гомер иткән елларын сагынып һәм горурлык белән искә ала. Тормыш сукмагыннан инде илле ел бергә атлаучы аларның искә төшерер һәм сагыныр нәрсәләре бар. Һәм горурланыр нәрсәләре дә. Фәнүс Әгъзам улы Ходайбирдин исемендәге колхозның данлыклы комбайнчысы, Мәлидә Сәгыйтҗан кызы алдынгы сыер савучы булган. Аларның фотолары биш еллап колхоз һәм районның мактау тактасын бизәгән.
– Икебез дә 1947 елның февралендә туган, – дип сөйли Камаловлар. – Икебезнең дә әти фронтовик, әниләрне иртә югалттык. Безне йортларның күрше һәм мәктәп партасы буенча күрше булу гына түгел, ә ярымач балачак һәм яшьлек якынайтты. Мәктәптән соң колхозда эшли башладык.
Фәнүснең аны карап үстергән һәм аякка бастырган дәү әнисе вафат булгач өйләнешергә карар иткәннәр. Балачак дустында Мәүлидә ышанычлы һәм ныклы тормыш юлдашы күргән. Никах 1970 елның 14 июнендә булган. "Ул көнне СССРның Югары Советына сайлаулар узды", – дип елмаеп искә ала алар ул датаны.
– Ул вакытка мин инде алты ел сыер савучы булып эшләгән идем, – ди Мәүлидә Сәгыйтьҗан кызы. – Тау авылы фермасында кул белән көненә 35әр сыер сава идек. Тиздән йорт хуҗалыгында да терлек барлыкка килде, сыер дүртәү булды. Иртәнге савымга кадәр аларны саварга өлгерә, арытаба фермага йөгерә идем. Без сыер савучылар белән беренчелек өчен көрәштек. Ә мин дәртле кеше – һәрвакыт алдынгы булырга тырыштым.
Бер-бер артлы уллары Фәнәил һәм Илмир, кызлары Ләйсән тугач, гаилә тулыланып киткән. Камаловлар яңа йорт төзегән. Ләкин көтмәгәндә бәла килгән: Мәүлидәдә җитди авыру тапканнар, аңа кичектергесез операция таләп ителгән. Өч кечкенә баланы өйдә калдырып, алар Уфага киткән. Әллә язмыш кушуы буенча, әллә аның ныкышмалы холкы: кулында инде операциягә юлламасы булган хатын-кызның юлында өлкән профессор – медицина фәннәре йолдызы очраган. Ул яшь анага тагын бала тудырырга киңәш иткән. Мәүлидә"икеләтә норма" үтәгән – дөньяга бер-бер артлы Илнар һәм Илүзә туган. Чир чигенгән, операция булмаган.
Камаловлар бер-берсен һәм гаилә бәхетен тагын да кадерләп, тормышны яңача тоеп яши башлаганнар.
– Аллага шөкер, балалар хезмәт сөючән булып үсте, – дип шатлана юбилярлар. – Улларыбыз мәктәп эскәмиясеннән үк комнбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, кызлар хуҗалык буенча ярдәм итте, савымга булышырга килделәр. Еллык эш көннәре өчен колхозның 7-8шәр тонна фураж биргән чаклары да булды. Шулкадәр ашлыкны кайда куясыз дип авылдашлар гаҗәпләнде. Ә безнең мал күп иде. Хәтта хәзер малларсыз тормышны күз алдына китерү авыр.
Бүген хезмәт ветераннары үз көчләре белән төзегән яңа йортта яши. Фәнүз Әгъзам улының хезмәт стажы – 45, ә Мәүлидә Сәгыйтьҗан кызыныкы – 35 ел. Бүләкләрнең гаилә сандыгында яхшы хезмәтләре өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары күп. Алар балалары, оныклары һәм туруннарының уңышлы тормышы өчен шатлана. Алар, үз чиратында, беренче чакыру белән әти-әнисенә ярдәмгә ашыга.
Читайте нас: