ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+24 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2020, 15:39

Икмәк булсын!

Районда урып-җыю эшләре башланды

Быел "Юлдаш" ширкәте игенчеләре беренче булып башлады, алар артыннан "Восток колхозы", "Дружба" АХПКлары, "Агро М" ширкәте һ.б. хезмәтчәннәре комбайннарын басуга чыгарды.
Йола буенча урып-җыю уҗым арышын чабудан башланды, аны аерым ысул белән җыялар. Әйтелгәнчә, беренче булып кисәккаенлылар уракка төште (аны чапкычка яңартылган "КСК-100"дә механизатор Радик Мингалиев башлаган), алар ук арыш суктыра, беренче булып ашлык Ирек Әхәтовка беркетелгән яңа "Десна-Полесье" комбайны бункерына коелган. "ЯТ" хуҗалыкка үткән атна ахырында барды, бу мизгелдә ул комбайнын сыный, "КамАЗ" шоферы Рифат Матнуров белән бергә генә эшли (башка комбайннар чыгарга әзерләнә генә иде), шулай да алар артыннан инде саламны рулоннрга тыгызлау алып барыла иде. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә сөйләүләренчә, ул азык буларак кулланылмый, әмма запаска ярый.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов сүзләре буенча, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары уңыш-2020гә 47 009 гектар мәйдан бүлгән. Бу уҗым һәм бөртекле, бөртекле-кузаклы сабан, шулай ук техник культуралар, бәрәңге һ.б. Атна башына, гомумән алганда, 433 гектар мәйдан чабылган, алардан 121 гектары суктырылган.
Районда 95 ашлык уру комбайны исәпләнә, аларның берсенә йөкләнеш 500 гектар. 3 августка, район буенча гектарга 22 центнер уңдырышлылык белән 268 тонна ашлык суктырылган. "Восток колхозы", "Дружба" АХПКлары, "Юлдаш", "Агро М" , "Урада" агрофирмасы" ширкәтләрендә эшләр яхшы тизлектә бара.
Читайте нас: