ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+16 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2020, 16:58

Миләүшә Садрисламова: "Бал кортлары белән эшләү канәгатьлек китерә"

Августның икенче якшәмбесендә Башкортстан умартачылары ел саен Умартачылар көне – милли һөнәри бәйрәм билгели.

Августның икенче якшәмбесендә Башкортстан умартачылары ел саен Умартачылар көне – милли һөнәри бәйрәм билгели. Бу көнне төбәк муниципалитетларында төрле бәйрәм, ярминкә һ.б. үтә.
Быелга кадәр бу чараларда Асаудыбаштан шәхси-ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Миләүшә Садрисламова да катнашкан, агымдагы ел аңлаешлы сәбәпләр буенча искәрмә булачак. Хәер, бәйрәмнәрдә йөрергә вакыты да юк аның. 25тән артык корт күче асраудан тыш, әнисе, абыйсы белән җиңгәсе, улы мәшгуль булган хуҗалыкта дистәдән артык баш мөгезле эре терлек, зур бакча, шәхси кибет бар, тагын Миләүшә Ираф кызы почта бүлекчәсен җитәкли һәм гәзит-журналларын үзе үк тарата.
– Бөтен нәрсәгә ничек өлгерәсез? – дип сорыйм аннан.
– Тырышам инде, – ди ул тыйнак кына һәм өстәп куя, – кыш көне әле улымны Ямадыга балалар бакчасына илтергә дә кирәк.
Героебыз тануынча, бал кортлары белән эшләүдән ул хозурлык таба, алар белән сөйләшә, ә кышын хәтта төшенә керәләр.
Әйткәндәй, кыш көне Миләүшә Ираф кызы иҗат өчен дә вакыт таба – алмаз белән чигә, кәгазьдән кәрзин үрә, төрле савытларны бизи һ.б. Бал кортлары белән эшне шулай ук иҗади дип исәпли, чөнки аларны күңел белән тоярга кирәк, шул вакытта гына алар татлы бал белән бергә җылысын да өләшә. Әйткәндәй, Миләүшә Садрисламова билгеләвенчә, быел бал, үткән елдагыга караганда, күбрәк, уңыш мул. Яшь һәм дәртле умартачының аны сату белән проблемасы юк. Әмма моңа кадәр хуҗабикәгә тырышып эшләргә туры киләчәк. Умартачылык – авыр физик хезмәт кенә түгел, ул эшчәнлек белгечтән күңел җылысы, эчкерсез сөю таләп итә. Һәм эш яхшы нәтиҗә китерсен өчен, үзеңә бал корты кебек эшләргә кирәк. Миләүшә Садрисламова кебек.
Читайте нас: