ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+20 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 август 2020, 12:55

Яңавыллылар янә иң яхшы чәчәклек өчен көрәшәчәк

Районда тиздән иң матур клумба хуҗаларын ачыклаячаклар

Гүзәллекккә күз өйрәнсә дә, Яңавылның һәр җәй саен чәчәк ату һәм хуш ис таратуын күрмәү, сизмәү мөмкин түгел: урам, ихата, шәхси хуҗалык, кибет ишекләре, учреждение, предприятиеләр янында бик күп чагу, үзенчәлекле чәчәклекләр барлыкка килә. Актив шәһәрле һәм авыллылар ел саен чәчәкләр белән бизәүнең чын шедеврларын уйлап таба. Август ахырында шәһәр һәм авыл биләмәләрендә йола буенча иң яхшы чәчәклек авторлары билгеләнәчәк. Бу көннәрдә иң матур чәчәк клумбасы авторы исеменә ия булырга теләүчеләр үзкомпозицияләрендә ахыргы штрихлар ясый.
Гөтбердән Светлана Камалованың район конкурсында катнашу тәҗрибәсе әлегә юк. "Үсентеләр белән иртә яздан мәш килә башлыйм, композицияләр уйлап чыгарам. Әмма эшемне лаеклы тәкъдим итә алырмынмы?" – ди ул кыенсынып. Камаловлар йорты каршындагы ихатада лилия, георгин, сальвия, мина чәчәге, арслан авызы, бәрхет гөле һәм, әлбәттә, петунияләр гөрләп үсә.
– Тоташ гаилә белән үстерәбез, – дип сөйли Светлана. – Ирем Вилдан, балалар Винер, Тимур һәм Вилия ярдәм итә. – Быел мин мәдәни оештыручы булып эшләгән авыл клубы янәшәсендә дә чәчәклек матур килеп чыкты. Элек анда карт агачлар үсә иде. Быел аларны кистек һәм чәчәкләр утырттык. Тирә-якта матур булу һәркемнең күңеленә ятышлы. Әмма тырыш хезмәт белән генә гүзәллеккә ирешү мөмкин.
Безнең "ВК" төркемендә гәзит редакциясе тарафыннан игълан ителгән "Минем чәчәклек" фотоконкурсы дәвам итә. Йортта, дачада, ихатада нинди гүзәллек тудыруыгыз турында фоторәсем һәм видеороликларны "ВК"дагы төркемгә хәбәр белән безнең [email protected] электрон адресына җибәрергә мөмкин. Яхшылардан-яхшылар приз алачак.
Читайте нас: