ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь 2020, 18:54

"Ә тәү тапкыр... тракторда озаттым"

Әхмәдиевларның ничек итеп комсомол туе үткәрүе хакында

Назифә Миңнемөхәммәт кызы һәм Камил Миңнул улы Әхмәдиевлар 1960нчы елларның икенче яртысында танышкан. Бу Асаудыбаш авыл клубында булган, Йөссука кызы коллективы белән концерт белән чыгыш ясау өчен килгән.
– Ул вакытта җырларга бик ярата идем! – дип искә ала ул.
Концерттан соң яшь кешенең аны беразга тоткарланырга үтенүе, ә арытаба "Беларус"та өенә озатып куюын да хәтерли. Алар арасында дуслык урнаша, арытаба ул мәхәббәткә әверелә. Танышуларына бер ел да үтми, яшьләр туй үткәрә. Гади түгел, ә комсомол туе.
– Безне кем генә тәбрикләмәде, – ди Нәзифә Миңнемөхәммәт кызы. – Чөнки ирем ул вакытта ук данлыклы механизатор иде, ә арытаба "Мактаулы тракторчы" исеменә лаек булды, ... ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде.
...Ләикн аңа лаек була алмаган – Камил Миңнул улы партиягә керүдән катгый баш тарткан.
– Ул вакытта бит бүләк өчен эшләмәдек, – ди ул хәзер, – ә Ватан, район, колхоз иминлеге хакына.
Назифә Миңнемөхәммәт кызы да тоташ гомерен колхозга багышлаган. Тәүдә – ашлык склады мөдире, арытаба бухгалтер булып эшләгән. Әхмәдиевлар дүрт бала тәрбияләп үстерә, хәзер инде биш оныклары бар, ике туруннары үсә.
Өлкән яшьтә булуга карамастан (сүз уңае, гаилә башлыгына быел 80 яшь тула), әле дә кәҗә асрыйлар, быел 30 баш үрдәк сатып алганнар, бройлерлары бар. Камил Әхмәдиев техника белән дә идарә итә, бакчада эшләүдән тыш, җиләк-гөмбәгә дә барырга өлгерәләю.
– Көч барында, эшсез утырмаска тырышабыз, – ди алар.
Читайте нас: