ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 сентябрь 2020, 18:04

Алтын көздә кавышканнар

Ямады авылыннан Сәхауовлар гаилә бәйрәмен билгели

Алтын көздә өйләнешүчеләр алтын туйга кадәр җитә диләр. Менә Айсылу Гани кызы һәм Рәфит Сабит улы Сәхауовлар да 1970 елның сентябрендә никахка кергән, һәм шушы көннәрдә гаилә тормышының түгәрәк датасын билгелиләр.
Булачак ир белән хатын Йөгәмәштә үскән.
– Мин бераз өлкәнрәк. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел физкультура укытучысы булып эшләдем, Сылуны да укыттым, – дип хатирәләргә бирелә гаилә башлыгы.
– Миңа гомер буе шулай дип эндәште, – дип елмая хатыны.
Чал чәчле ир аны әлегә кадәр матур күлмәк кигән, кыю, җор телле кыз итеп хәтерли. Күлмәген үзе тегүен белгәч, егет кеше таң калган. "Шул вакытта аннан яхшы хуҗабикә чыгачак, дип уйладым" – ди ул.
1962нче елда Йөгәмәш авылыннан алты егет Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, алар арасында Рәфит тә була. Өченче курстан соң армиягә китә, кайткач укуын дәвам итә.
Айсылуга килгәндә, ул, сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, тугызынчы сыйныфка бара, әнисе авыргач мәктәп формасын эшнекенә алыштырырга туры килгән – сарык фермасына эшкә урнаша. Гашыйк егет катнашмаса, язмышы ничек килеп чыгуы билгесез.
– Рәфит кичке мәктәптә укуны дәвам итүдә, арытаба Юматово авыл хуҗалыгы техникумына укырга керүемдә нык торды, – дип сөйли Айсылу Гани кызы иренә рәхмәт укып. Рәфит Сәхауовны институт тәмамлагач күрше Тәтешле районына җибәрәләр, ул вакытта алар Айсылу белән инде өйләнешкән була. Бер елдан аны ул заманда районда иң зур хуҗалык – туган "Большевик" колхозына чыкыралар.
– Ирем тулысынча эшкә чумды. Безнең беренче балалар – игезәкләр Ленар һәм Ленария әтисен сирәк күрә иде. Хәер, кече улыбыз да шулай ук, – дип искә ала хатыны.
Артык мәшгуль булуга карамастан, Айсылу Гани кызы сүзләре буенча, ул искиткеч әти булган, чөнки "анда гаҗәеп рәвештә таләпчәнлек һәм изгелек тә берләшкән". Беркайчан да балаларга тавыш күтәрмәде, җәза бирү турында әйтеп тә торасы юк. Сүз белән генә тәрбияләде.
Шул арада Сәхауовлар авылның җәмгыять тормышында да катнашырга өлгергән, спектакльләрдә уйнаган.
Сәхауовларның тоташ тормышы кече Ватанда уза. Гаилә башлыгы бер тапкыр сайлаган эшенә кырык елдан артык гомерен багышлаган. Айсылу Гани кызы төрле участокларда хезмәт салган, хаклы ялга авыл Советыннан чыккан, анда секретарь булып эшләгән.
Сәхауовлар балаларын да намуслы эшләргә өйрәткән. Алар барысы да Яңавылда яши, һәрберсенең гаиләсе бар. Оныклары уңышлары белән шатландыра. "Бергә җыелганда, йортыбыз бәхеткә тула", – ди алар.
Тормышларында сынаулар да булган. Биш ел элек гаилә башлыгы җитди авырып киткән, авыру аны урын-җиргә яткырган. Ләкин Рәфит Сабит улының холкын белергә кирәк! Ул терелү максаты куйган, акрын, ләкин дөрес итеп аңа таба атлаган. Бөтен нәрсәдә сөеклесе ярдәм иткән. Сөйләшә башлаган, аягына баскан. Бүген аның һәр иртәсе бер сәгатьлек физзарядкадан башлана, ә кичләрен скандинавларча йөрү белән шөгыльләнә.
"Ә хатыныгыз сезгә кушыламы?", – дип сорыйм аннан. "Ул болай да сәламәт", – дип шаярта Рәфит Сабит улы. Алтын юбилярларның һәр сүзендә, һәр ишарә һәм карашында күңел җылысын тоярга мөмкин.
– Беребез әйтергә теләгәндә, икенчебез дәшмәскә тиеш, бөтен сере шунда! – дип җаваплый Сәхауовлар гаилә рецепты турында сорауга. – Һәм, әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү һәм рәхмәтле булу мөһим.
Читайте нас: