ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 октябрь 2020, 15:53

Безгә "тимер атлар" кайтты

Районның өч авыл биләмәсе техника белән тулыланды

Үткән шимбә Эткенә авылына керү юлы "бушату-тәкъбирләү" мәйданчыгына әверелде. Бирегә авыллылар ихтыяҗы өчен өч трактор кайткан. Бәхетлеләр исәбендә – Ваяды, Яңа Уртавыл һәм Кисәккаен авыл биләмәләре.
Беренче ике биләмә "Беларус"ларны урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмендә алган, ә соңгысы – район һәм авыл хакимияте бюджеты акчасына.
Моңа кадәр бер атна элек нәкъ Эткенә авыл биләмәсенең шундый ук техника һәм шул ук урындагы башлангычларны яклау программасы буенча тулылануы игътибарга лаек.
Тракторлар башкалар исәбендә ремонт, автомашина юлларын кардан чистарту, торак пунктлар территоррияләрен төзекләндерү сорауларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Хәзер биләмә башлыкларына яңа тракторларын тиңдәшле тагылма инвентарь белән җиһазландыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Марат Яруллин, Ваяды авыл Советы башлыгы:
– Безнең биләмә – Яңавыл районында мәйданы буенча иң зурысы. Тиңдәшлечә, шундый яхшы техникада без мохтаҗ идек. Тәүдә юлларны кардан һ.б. чистарту өчен көрәк алачакбыз. Ә киләчәктә арба һ.б. алырга планлаштырабыз.
Читайте нас: