ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 ноябрь 2020, 11:10

Кош гриппы... капка төбендә

Русиядә эпизоотик хәл катлаулы. Әлеге вакытта илнең 11 төбәгендә кош гриппының 78 чыганагы ачыкланган.

Бу узган елдагы күрсәткечне 15 тапкыр узып киткән. Күрше Татарстанда 5 меңнән артык казның юк ителүе һәм “Залесное” кошчылык фабрикасында 175 мең баш күркәнең үтилләштерергә әзерләнүе турында хәбәр ителде.

Башкортстанга чиктәш төбәкләрдә кош гриппы таралу сәбәпле, республикада аңа каршы тору, кисәтү буенча ашыгыч чаралар күрелә. Бу турыда бүген республика Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин районнар белән онлайн-режимда үткәрелгән киңәшмәдә белдерде.

Идарә начальнигы сүзләренә караганда, республиканың барлык районнарында да эпизоотик хәлне контроль-күзәтү чаралары оештырылган. Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе кош-кортларны мониторинг-тикшерү диагностикасы эшчәнлеген көчәйткән. Эпизоотик отрядлар карамагындагы барлык техника, дезинфикция һәм шәхси саклану чаралары әзерлек хәлдә.

Очрашуда, кошчылык предприятиеләрендәге һәм барлык шәхси хуҗалыклардагы кош-кортларны ябык шартларда асрарга, шулай ук, кош-корт азыгы, кош-корт продукцияләре сатып алганда гражданнарга игътибарлырак булырга кирәклеге әйтелде.

Кош-кортларда чирләү билгеләре, яки аларның күпләп үлүе күзәтелгәндә, бу турыда ашыгыч рәвештә дәүләт ветеринария хезмәтенә яисә 8 800 77 55 828 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Олег Төхвәтуллин.

Фото: ukrinform.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: