ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+29 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 ноябрь 2020, 10:38

Кош гриппы. Сорауларга җавап бирәбез

Ул ни өчен куркыныч? Аннан котылып буламы?

Башкортстан чигендә, Бакалы районыннан нибары биш чакрым ераклыкта, кош гриппы белән авыру очрагы теркәлгән. Соңгы өч атна эчендә авыруның чыганаклары Татарстанның дүрт районында һәм Чиләбе өлкәсендә табылды. 2020 елда, ноябрь башына булган мәгълүматларга караганда, илнең 11 төбәгендә 75 очрак теркәлгән (узган елда өч төбәктә биш очрак булган). Башкортстанда беркайчан да кош гриппы булмады һәм бу инфекцине йоктыру куркынычы беркайчан да әлеге кебек түгел иде. Бу һөҗүм турында нәрсә белергә кирәк?
Нәрсә ул "кош гриппы"?
Кош гриппы - йогышлы авыру, ул барлык төр кошларны да зарарлый. Бөтен авырып яткан тавыклар, казлар, үрдәкләр үлә. Авыру кыргый күчмә кошлар, шулай ук чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәрдән күчә. Республика ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы чараларны оештыру һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Руслан Байкеев әйтүенчә, кош гриппын лаборатор тикшерүдән соң гына йоктыру турында бәяләмә ясыйлар, әмма авыруның симптомнары бар. Бу - кошларның кикриге күгәрү, күзләре төссезләнү, манеж хәрәкәтләнү (кош түгәрәк буйлап йөри); башын артка ташлау, очлык параличы, тизәкнең коңгырт-яшел төстә булуы. Шулай ук югары тән температурасы һәм кошларның күпләп үлүе күзәтелә.
Бу нәрсә белән куркыныч?
Кошлар күпләп үлгәнлектән, авыру зур икътисади югалтуларга китерә. Бу беренче. Икенчедән, әгәр Башкортстан территориясендә кош гриппы табылса, төбәк имин түгел дип танылачак, карантин игълан ителәчәк. Ягъни Башкортстаннан теләсә нинди кошчылык продукциясен, йомырка, ит яки тере кош-корт булса да, чыгару тыелачак. Димәк, республиканың иң эре предприятиеләре, мәсәлән, Благовар токымчылык заводы, "Индюшкин", "Башкорт бройлеры" зыян күрәчәк, алар продукцияне чит илгә дә саталар. Нишләргә? Беренче чиратта, профилактика мөһим. Авыл халкына барлык кош-кортны читлеккә ябарга, кыргый кошлар белән элемтәгә кермәс өчен аларны чыгармаска кирәк. Сулыкларга кошларны чыгармаска. Билгесез җитештерүчеләрдән азык һәм кош-корт сатып алырга ярамый. Хәзер үк кошларны чалырга киңәш ителә. Әгәр кошларда шикле симптомнар булса, кичекмәстән ветеринария хезмәтен чакыртыгыз. Белгечләр белән элемтәгә керергә, сорауларны кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин (шалтыратулар республиканың теләсә кайсы кешесе өчен бушлай) - 8 800 775 58 28. Лаборатор тикшеренүләрдән соң «кош гриппы» диагнозы расланса, бөтен авылда кошны (кансыз ысул, махсус инъекция) юк итәчәкләр һәм яндырсалар, территориядә карантин урнаштырачаклар, ә хуҗалык корылмаларын рәсмиләштерәчәкләр.
Вакцина бармы?
Әйе, кош гриппыннан вакцина бар. Әмма әлегә кошларга вакцина ясарга туры килмәде, чөнки республика кош гриппы буенча имин иде, ягъни авыру очраклары бездә беркайчан да теркәлмәде. Ул гына да түгел, Руслан Байкеев белдергәнчә, Башкортстанда кош-корт вакцинациясе башланса, республика имин төбәктән "имин булмаган" разрядка күчәчәк.
Кеше өчен кош гриппы куркынычмы?
Әйе, гриппның кайбер штаммалары, мәсәлән, H1N1 кешегә йога ала. Гадәттә, алар кош-корттан кешегә генә күчә, ә кешедән кешегә күчү очрагы сирәк. Температура күтәрелә һәм респиратор авыруы кебек үтә. Сирәк очракларда үпкә ялкынсынуы һәм сепсис рәвешендә авыр катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин.
Базарда кош гриппы йоктырган казны сатып алып буламы?
Теоретик яктан, әгәр дә бу намуссыз тәэмин итүче булса, була. Әмма киштәләргә эләккән бөтен продукция ветеринария белгечләре тарафыннан тикшерелергә тиеш. Шуңа күрә очраклы сатучылардан кошлар сатып алмагыз.
Фото: https://pixabay.com/ru/

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: