ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2020, 11:30

СИХРИ ДӨНЬЯ

Бакирова Фәзилә

Авыл бит ул,матур сихри Дөнья,
Әтәч җыры иртән уята.
Юл тузанын йотып көтү ага,
Көтүче колгасын уйната!
Койма буендагы кечерткәннең.
Усаллыгы чыккан йөзенә!
Катык тугып ашларын ашадык,
Кадер-хөрмәтем күп үзенә!
Әче әрем,сиңа рәхмәтем зур,
Дәва идең суык чеметкәч.
Чана тартып иртән тауга киттек,
Сине эчеп,кышкы төн үткәч!
Авылым өстендә сөлге сыман,
Торбалардан чыккан күк төтен.
Ташлап китмәң-диеп,тигәнәгем,
Хуҗаларча ныгырак тотын!
Авыл бит ул,сихри матур
Дөнья, Тигәнәге генә ни тора!
Озатканда китмә,калчы!-диеп,
Итәкләргә ябешеп котыра!
Зиярат каеннары сөенеп,
Баш ияләр каршы алганда.
Табут белән түгел, җәяү кайт-дип,
Пышылдыйлар озатып калганда.
Әрекмән яфрагы җилкән кебек,
Этеп кала коры җилләрне.
Читтә яшәп,төшләрдә булса да,
Искә алыйк Туган җирләрне!
Читайте нас: