Районның агросәнәгать комплексында бүген хуҗалык итү төрләре күп. Ул АХПК да, ширкәтләр дә, зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре дип йөртү кабул ителгән агрохолдингларның структур бүлекчәләре дә, шулай ук хуҗалык итүнең кече төрләре – К(Ф)Хлар да бар. Әмма кече булуларына карамастан, алар тармакның производство күрсәткечләренә саллы өлеш кертә, Бүгенгә, сүз уңае, районда якынча 60 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Агробизнесменнар кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнә, балык үрчетә, яшелчә, җимеш үстерә, ашлык, сөт һәм ит җитештерә. Шулай, фермер хуҗалыкларында 22,8 % гомумрайон ашлыгы үстерелгән. Фермерлар карамагында 14 305 га сөренте җир (районныкыннан 24,9 %), үткән елда ашлыкны тулай җыю 11 840 т тәшкил иткән, уңдырышлылык – гектарыннан 21 ц. Гектарыннан 30 центнердан артык җыйган фермерлар да бар, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов. – Тоташ алганда, игенчелек мәдәнияте, фән буенча эшләүче фермерлар арта.
Район фермерларында 73 трактор, 20 йөк автомашинасы, 12 ашлык уру һәм бер азык җыю комбайны, дүрт үзйөрешле чапкыч һ.б. исәпләнә. Паркны яңартуга йөз тотып эшлиләр, басуларда хәзер заманча техника да сирәк күренеш түгел.
Моннан тыш, фермерлар 1 305 баш мөгезле эре терлек асрый, шул исәптән 603 сыер, якынча 400 сарык һәм кәҗә, 370 корт күче, 235 баш кош-корт һ.б. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән 31 171 т итнең – 1 478е, 191 200 тонна сөтнең 26 759ы К(Ф)Хларга туры килә.
Көтү дә яңыртыла. Үткән елда Шамс Дониеров, Эльмир Сафин һәм Зиннур Вәлиев токымлы һәм товарлыклы мал сатып алды.
Фермерлар республика тормышка ашырылучы максатлы программаларда да актив катнаша, быел өч фермер грант иясе булды. Шулай ук фермерларга техника, мал һ.б. сатып алуга кредитлар буенча субсидия төрендә шактый ярдәм күрсәтелде. Димәк, агробизнесменнар бүген проблемалары белән бермә-бер кала дип әйтү, һич дөрес булмас.
Автор: Игнат Шәйхетдинов.