ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 февраль 2021, 15:19

Кушимән, Мәсәгут һәм... Бали

Районның төньяк-көнчыгышында ничек яшиләр

Кереш сүз
Редакция төркеме бу юлы районның берьюлы Калтасы, Борай һәм Тәтешле районнары белән чиктәш иң төньяк-көнчыгышы – Мәсәгут авыл Советына юл тотты. "Экскурсияне" аның иң читтәге ноктасы – Кушимән авылыннан башларга теләдек. Нибары... бер йорт исәпләнгән торак пунктны күрергә. Әмма бу йортта инде беркем яшәмәве ачыкланды, бирегә бакчачылар да килми, шуңа күрә кыш көне авылга үтү турында сөйләргә туры килми. Ә "ЯТ" редакция биреме буенча командировкага 2 февральдә барды, буран иде.
Атлар йөри...
Барган юлда авыл биләмәсе территориясендә хуҗалык итүче "Марс" авыл предприятиесе һәм "Мирас" ширкәтләренең исемнәре белән ике стела очрады. Аларны, әлбәттә, алдынгы дип әйтеп булмый, әмма районның авыл хуҗалыгы производствосына алар үз өлешен кертә, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Ат асраучылылык белән дә шөгыльләнә башлаганнар, дип уйладык – Мәсәгуткә кергән юлда карлы басуда көтүлектә йөргән атларны күрдек. Өч дистә диярлек мал, кар астыннан үзенә азык "табып", тыйнак кына йөри иде. Ачыклануныча, алар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә карамый, Линаф Хәертдиновның шәхси-ярдәмче хуҗалыгында асрала икән.
Аның башлаучы фермерлар программасында катнашырга, кымыз җитештерә башларга теләве турында сөйләделәр. Әмма бу сүзләрнең дөрес булу-булмавын ачыклый алмадык – атлар хуҗасы кайдадыр киткән иде.
Күпме кеше – шулкадәр язмыш
Гүзәлия Вәлиева һәм Салават Хуҗинның балаларын Яңавылга җыенганда очраттык. Кечеләре Нияз һәм Нил зур сәяхәт алдыннан кебек "чемодан" кәефендә иде – беренче тапкыр Яңавыл бассейнына йөзәргә өйрәнергә баралар, дулкынлану һәм түземсезлек белән мәктәп автобусын көтәләр. Билгеле булуынча, үткән атнада районда "Йөзәргә өйрәнәм" исемле муниципаль проект буенча дәресләр янә башланды. Ул тулысынча район бюджетыннан финанслана, балалар һәм ата-аналардан таләп ителгән иң мөһиме – ул теләк. Ә теләк һәм мөмкинлекләр, бирешмәү һәм максатка ирешүнең нәрсә икәнлеген Гүзәлия Раил кызы һәм Салават Хәмит улы ишетеп кенә белми. Хатыны тумышы белән Йөгәмәштән, ире – Тау авылыннан, бер-берсен балачактан ук белгәннәр, әмма беренче никахлары таркалгач кына уртак гаилә корганнар. Язмыш шулай кушкан, мөгаен, берсе тол калган, берсенең гаилә тормышы килеп чыкмаган, аның каравы хәзер тынычлык һәм татулыкта биш бала тәрбиялиләр, өлкәннәре инде һөнәр үзләштерә. Әниләре "Мирас" ширкәтендә савучы булып эшли, әтиләре – Мәсәгут мәктәбендә каравылчы. Зур байлыклары юк, шулай да менә дигән йорт төзегәннәр, бакча, терлек карыйлар.
Дәртле һәм башлап җибәрүчәннәр
Шундый кешеләр авылда, әлбәттә, аз түгел. Өстәвенә, алар "үзе өчен" генә яшәми, җәмәгать тормышында да актив катнаша. Мәсәлән, үткән елда Түбән Чат авылында яшәүчеләр башлангыч күрсәтеп үз көче белән насослар станциясе бинасын ремонтлаган. Түбән чатлылар үз көче белән шулай ук зират йортын тышлаган, Кызылъяр авылында яшәүчеләр шундый ук эш башкарган. Бу авылда үткән елда киртә дә ремонтланган, әмма инде урындагы башлангычларны яклау программасы буенча. Быел кызылъярлылар янә бу программада катнашырга теләгән, юлларны ремонтлау проекты белән чыккан.
– Авыл биләмәсе программаны тормышка ашыруның бөтен биш елында биредә катнаша, – ди урындагы башлык Ралина Вәлиуллина, – шунысы куанычлы, тоташ биш ел республика конкурсында сайлап алу үтәбез. Шул вакыт эчендә безнең авыл Советы ике миллион сумнан артык алды, килешегез, бу аз түгел. 2016-2020 елларда Югары һәм Түбән Чат авылларында юллар, өч зират киртәсе ремонтланды.
"Бердәм Русия" партиясенең "Чын эшләр" проекты да өстәмә ресурслар җәлеп итәргә ярдәм итә. Үткән елда гына аның буенча биш тукталыш павильоны сатып алынган, Ралина Ринат кызының сүзләре буенча, быел Тау авылы халкы клуб түбәсен ремонтларга ниятли.
Авыл Советы район күләмендәге конкурсында катнашып та акча җәлеп итәргә тырыша (мәсәлән, үткән елда авыл биләмәсе авыллары "Аек авыл", Яңа елга иң яхшы бизәү, "Иң төзекләндерелгән авыл" конкурсларында җиңүче һәм призер булган), урындагы бюджеттан да акча бүленә. 2020 елда Югары Чат авылында су үткәрү торбасын алыштырып, юлның бер өлешенә ремонт ясалган, Мәсәгут авылында чокырлар ремонтланган, барлык торак пунктларда өстәмә ут нокталары урнаштырылган.
– Башланган барлык эшләр дәвам итәчәк, – ди авыл биләмәсе башлыгы, – шул исәптән Мәсәгут-Ямады юлын ремонтлау өчен төрле министрлык һәм ведомстволар ишегенә "шакуны" дәвам итәчәкбез, Кызылъярда ФАП урнаштыру буенча әңгәмәне тергезәчәкбез.
Соңгысына килеп, Мәсәгут ФАПында гына УВЧ һәм электрофорез кабинетлары барлыгын әйтергә кирәк, "Дарсонваль" физиотерапия аппаратында дәвалану өчен, мәсәлән, тоташ тирә-яктан киләләр.
Авылның гомум Русия буенча картаю тенденциясе, әлбәттә, Мәсәгут авыл Советын да читләтеп үтә алмаган (2017 елдан гына 74 кеше вафат булган, ә 19 – туган; 271 пенсионер һәм 204 яшь кеше, бала исәпләнә), шулай да авыллар яшәвен дәвам итә.
Чыганакларга кайтып
Аларның тарихы 1400 елларда ук башланган, ә Мәсәгут авыл Советы якынча 1922 елда барлыкка килгән. Һәр торак пунктта үз колхозы булган, Ш. Ходайбирдин исемендәге бер колхозга алар 1961 елда берләштерелгән. Мидхәт Кашап улы Кашапов рәисе булган.
Мәсәгут авылының хәзерге аксакалы Назир Мөхсинов шул элекке вакыйгалар шаһиты. Ул эретеп-ябыштыручы булып эшләгән. Колхозда хезмәт эшчәнлеген 1937 елда, аңа... ун яшь чагында башлаган. Бөек Ватан сугышы вакытында хезмәт армиясенә алына, Магнитогорск шәһәрендә заводта эшли. 1948 елда туган авылына кайта. Колхозларда сугыштан соң тергезү барган, төзелешләр җәелдерелгән һәм Назир Нуриәхмәт улы биредә турыдан-туры катнашучы булган.
– Авылга су мин үткәрдем, һәр йортка суздым, – дип тыйнак кына искә ала ул.
Аның тырышлыгы игътибарсыз калмый, ул Октябрь революциясе һәм Хезмәт кызыл байрак ордены кавалеры.
Өлкән яшьтә булуга карамастан, ул көченнән килгәнчә бүген дә дәртле булырга тырыша, яңалыкларны күзәтә, ил һәм дөньядагы бөтен нәрсә белән кызыксына.
Дмитрий Крыловның популяр телетапшыруына эләккән
Илнең сәяси даирәсенә якын, дөньяның берничә илендә булып кайткан кеше белән дә очрашу бәхете елмайды. Бу Мәсәгут авылында туып-үскән, РФ президенты каршында Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укып кайткан Олеся Сафетдинова. Ул "Менеджмент" белгечлеге алган, укыганда Дәүләт Думасында стажировка үткән, Жириновский һәм Зюгановның секретаре булган, Италия, Бразилия, Кытайга тәҗрибә тупларга барган, хәзер Балида эшли. Сүз уңае, кече генә түгел, ә зур Ватаныннан да меңләгән километрда булып, Дмитрий Крыловның популяр телетапшыруы сюжетына да эләккән.
– Кайнап торган тормышка, Мәскәдә укыган вакытта ук гашыйк булдым, – ди Олеся. – Арытаба да дөньяны, башка мәдәният һәм дөньяга карашларны танып белергә омтылам.
Әлбәттә, туганнарын да сагына. Күңеле барыбер әти-әнисе янына, туган ягына, авылына тартыла.
Автор: Игнат Шәйхетдинов
Читайте нас: