ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+29 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 февраль 2021, 17:00

Осталар, иҗадилар, йолаларга тугрылар...

Динара һәм Руслан Рәшитовлар туган Кисәккаен авылында тамыр җибәргән

Кисәккаен – Уран ыруының борынгы авылларының берсе. Аның барлыкка килү тарихы тамырлары белән Пугачев заманнарына барып тоташа. Төп халык һәрвакыт эш сөючәнлеге, туган җиргә тугрылыгы белән данланды, алар тарихы, халык йолаларын саклады һәм аларны буыннан-буынга күчерде. Авылның бүгенге яшьләре дә бу гадәтләрне саклый.
Динара һәм Руслан Рәшитовлар – туган җирдә тамыр җибәргән күпсанлы яшьләрдән берсе. Үткән елда гөлчәчәк туй – гаилә никахының ун еллыгын билгеләгәннәр.
"Өйләнешкәннән соң беренче ике ел Нефтекама шәһәрендә яшәдек, арытаба фатирны сатып Кисәккаенга кайттык, – дип сөйли гаилә башлыгы. – Туган җирдә нигезләнергә карар иттек". Динара иренең ниятен канәгатьлек белән кабул итә. "Иңендә башы булган кеше авылда да искиткеч яши ала, – ди ул. – Аеруча минем Руслан кебек ир белән. Аның кулы алтын, бөтен нәрсәне эшли белә". Менә 2018 елда гаилә күчкән иркен, зур йортта да бөтен нәрсә хуҗаның оста куллары белән эшләнгән. Моннан тыш, Руслан корпуслы мебель җитештерү белән шөгыльләнә, ә эштән буш вакытын сөекле гаиләсе һәм спортка (волейболны бик ярата) багышлый. Динара – иҗади кеше, урындагы авыл мәдәният йортында мәдәни оештыручы булып эшли.
Рәшитовларның ике улы үсә: 1нче сыйныф укучысы Морад һәм быел дүрт яше тулачак Алан. Гаилә сабыйларында туган тел, мәдәният һәм тарихка карата сөю тәрбияләүгә күп игътибар бүлә. "Йорт төзегәндә зур гаилә булып ирнең әти-әнисендә 12 кеше яшәдек, ә бу өч буын, – дип сөйли Динара. – Бездә туган телдә сөйләшү, өлкәннәргә карата ихтирамлы булу, төрле дин һәм йола бәйрәмнәре үткәрү, кунакларны татар-башкорт ризыклары белән сыйлау кабул ителгән". Ә күптән түгел бик кызыклы һәм файдалы эш – шәжәрә төзү белән мавыкканнар. "Улыбызга мәктәптә бирелгән өй эше безне, әти-әнисен дә, шулкадәр кызыксындырыр дип күз алдына да китерә алмадык, – ди Рәшитовлар. – Әлегә бшенче буынга җиттек, ата-бабаларны арытаба да өйрәнәчәкбез һәм эзләячәкбез".
Әлфинә Мөбәрәкҗан кызының сүзләре буенча (Русланның әнисе – ред.) кисәккаенлылар арасында аксакаллар байтак, алар Уран ыруын өйрәнү тәҗрибәсен уртаклаша ала, егерме җиденче буынга җитүчеләр дә бар.
Автор: Лидия Гарипова
Читайте нас: