ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 март 2021, 10:50

Ямады авыл Советында ничек яшиләр

Тарихны белеп – тамырларны сакларга

Рөстәм Сангов фотолары
Игнат Шәйхетдинов
Район биләмәләренең төп бурычы – халыкның көнүзәк проблемаларын уртак хәл итү, тормыш сыйфатын яхшырту, урамнар, юллар һ.б. төзекләндерү. 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе сәбәпле барлыкка килгән катлаулы хәлгә карамастан, район биләмәләре барлык диярлек планлаштырылган эшләрне үтәде. Ямады авыл Советы да искәрмә түгел.
2020 ел нәрсәсе белән истә калды
Авыл биләмәсендә алты торак пункт исәпләнә, биредә 532 ихатада 1 501 кеше яши. 2020 елда җиде бала туган, ә менә үлүчеләр саны 38 кеше тәшкил иткән. Кызганычка каршы, бөтен җирдәге кебек үк, демография хәле үлүчеләр санының туучылардан артык булуы белән күзәтелә. Пенсия яшендәге халык өлеше дә күбәя. Шулай да байтак халык актив тормыш позициясе тарафдары, теге яки бу сорауларны хәл итүдә – хакимият белән тыгыз хезмәттәшлектә.
Халык төрле конкурсларда актив катнаша. Шулай, "Иң төзекләндерелгән авыл биләмәсе" исеменә район конкурсында авыл Советы үз номинациясендә өченче урын яулаган, авыл биләмәсе хакимиятенең алгы ягын яңа елга бизәү өчен "бронза"га лаек булган, "Милләтләр кроссы" ярышында – икенче, Андреевка авылына "Аек авыл" конкурсында актив катнашу өчен рәхмәт хаты бирелгән.
Халыкның ял вакытына конкурслардан тыш та үзгә игътибар бүленә, ләкин пандемия сәбәпле барлык бәйрәм чаралары гамәлдән чыгарылган яки онлайн режимда үткән.
Әмма төзекләндерү буенча эшләр, урамнарны яктырту, юллар торышы, җирләү урыннары, һәйкәл карау һ.б. читтә калмаган. Шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне киртәләп алганнар һәм тыгызлаганнар, санкцияләнмәгән чүплекләрне ябу буенча эшне дәвам итәләр, ике чүплекне япканнар. Ямады авылында Байман елгасы аша күпер ремонтланган, Чытырман авылында удмурт зираты өчен йорт комплекты сатып алынган. Барлык торак пунктларда зиратларны төзекләндерү буенча зур эш үткәрелгән. Торак пунктлар эчендә юллар грейдер белән тигезләнгән, Йөгәмәш һәм Ямады авылларында вак таш катламын тигезләү буенча автомашина юллары катламына ремонт үткәрелгән.
2016 елдан авыл Советы урындагы башлангычларны яклау программасында актив катнаша. 2016 елда –Андреевка, 2018 елда Йөгәмәш авылында юлга вак таш түшәлгән; 2019 елда Ямады мәктәбенең түбәсенә капиталь ремонт ясалган, узган елда трактор өчен тагылма җиһаз сатып алганнар. Быел Ямады авылы халкының яртысыннан күбесе урындагы башлангычларны яклау программасы-2021дә катнашырга теләк белдергән, халык "Ләйсән" балалар бакчасы территориясен төзекләндерергә тәкъдим иткән. Документлар пакеты инде җыелган һәм конкурста сайлап алуга җибәрелгән. Моннан тыш, "Чын эшләр" партия проекты буенча Чытырман авылында Байман елгасы аша җәяүлеләр күпере ремонтланган.
Авыл Советында быелга да эш планнары байтак. Билгеле булуынча, ул республикада Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы дип игълан ителде. Һәм сәламәт, актив тормыш рәвеше алып баручыларның биредә байтак булуын әйтергә кирәк. Ямады мәктәбе укучылары төрле ярышларда даими призер һәм җиңүче. Гади халык та физкультура белән шөгыльләнә. Алардан берсе – Данис Сөләйманов.
"Көн саен дүртәр-алтышар километр"
Аның белән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гүзәлия Талипова югарыда әйтелгәннәр хакында сөйләшкәннән соң очраклы рәвештә очраштык һәм инде Йөгәмәшкә барырга җыена идек. Ул чаңгыда хакимият бинасы ягына китеп бара. "Большевик" колхозының (арытаба "Таң" агрофирмасы" ширкәте – авт.) производство объектларыннан тапталган чаңгы юлы буенча хәрәкәтләнә иде, кызганычка каршы, ул таркатылды, Данис Кәрам улы биредә озак еллар шофер булып эшләгән. Арытаба ул янгын сүндерү машинасының өлкән шоферы булган, хәзер инде хаклы ялда, әмма Ямады авыл табиблык амбулаториясе каршында казанлык операторы булып эшләвен дәвам итә.
– Көн саен диярлек чаңгыда йөрим, – дип сөйләде ул безгә, – һәр кабат дүртәр-алтышар километр үтәм. Чөнки хәрәкәт – ул тормыш!
Йорт кирәк-яраклары, патефон, бизонның казык теше
Арытаба безнең юл Йөгәмәш авыл клубы аша үтте. Ачыклануынча, биредә күптән түгелдән үзләренең тарихи-туган якны өйрәнү музее барлыкка килгән, аңа экспонатларны: борынгы савыт-саба, йорт кирәк-яраклары, кием-салым, аппаратура һ.б. клуб мөдире Миләүшә Газизова бик тырышып җыйган. Шундый акнтиквариат белән һәр музей мактана алмый, экспонатлар арасында хәтта бизонның казык теше дә бар. Тальянчыларның халык ансамбле җитәкчесе Фәнүс Газизов сөйләвенчә, ул бер үк вакытта Миләүшәнең ире дә, ярдәмчесе дә, ә казык тешне казулар вакытында 1973 елда археологлар тапкан.
Иреннән башка клуб мөдиренә мәдәният учагының элекке җитәкчесе Зилара Даутова да булыша. Аның биредә "Тарихны белеп – тамырларны сакларга" исемле үз почмагы бар, төрле легенда һәм тарихи мәгълүматларга таянып, ул аксакаллар сүзләреннән авыл тарихын бөртекләп яза.
"Бөтен нәрсәгә өлгерә"
Салих авылында яшәүче Наилә Хәсбиева да күп яза. Дөрес, тарих түгел, ә төрле чараларга сценарийлар, аның мәкаләләре шулай ук "Яңавыл таңнары"нда басыла. Ул 32 ел китапханәсе булып эшләгән, хәзер – клуб мөдиренең "уң кулы", "Рәйхан" фольклор ансамблен оештыручы, авылның мәдәни тормышында төрле чараларда актив катнашучы, гомумән, аның турында әйтүләренчә, "ул бөтен нәрсәгә өлгерә". Быел аңа 75 яшь тула. Авыр язмышына карамастан, гомере буе актив булган...
Наилә Газнәви кызы бер нәрсәгә дә зарланмый, дәртле, үткән елда, барысы да үзизоляциядә булганда, хәтта онлайн чараларда катнашкан. Хәзер барлык биш баласы үз гаиләсе белән яши, инде тугыз оныгы һәм бер туруны бар, еш кына барысы бергә ата-ана йортында җыелалар. Ире вафат булуга инде 15 ел, әмма әни һәм дәү әни сөюе бөтенесенә дә җитә.
Читайте нас: