ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
20 апрель 2018, 10:50

Бик тә өлгер кыз

Безнең җиңүчеләр

Бүлмә ишеге ачылып, «Кече Ватаным» викторинасында («ЯТ, 24 сан, 23 март) җиңүче кыз бусаганы атлап кергәч тә, аны шундук таныдык. Бу элекке танышыбыз Яна Байтимерова: аның хакында һәм балалар модельле китапханәсендә «Театр утраучыгы» китаплар театрыннан дуслары турында язган идек («ЯТ», 117 сан, 15 октябрь, 2016 ел). Яна әйтүенчә, ул шулай ук китап театрында шөгыльләнүен дәвам итә.
«Китапханәләр төне» чарасына әзерләнәбез, «Тимур һәм аның командасы» куелышы белән чыгыш ясаячакбыз», – ди ул. Моннан тыш, Яна – иҗади шәхес (җырларга, рәсем төшерергә ярата), буш вакытының байтак өлешен китапханәдә үткәрә, 1нче санлы мәктәпнең 3нче Б сыйныфы укучысы быел кече Ватанының һәм тоташ Русия тарихы белән дә мавыккан.
Аның «Борынгы Русь» тикшерү эше конкурсның муниципаль этабында икенче урын яулаган. Шуңа күрә Янаның безнең викторина сорауларына тиз, дөрес җавап бирүе һәм [email protected] электрон адресына иң беренче булып җавап җибәрүе гаҗәеп түгел. Котлыйбыз сине, Яна, һәм яңа уңышлар, сөенеч телибез!
Читайте нас: