ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 апрель 2018, 15:54

Толстой, Пушкинны яратып укый...

Сандугачтан Рәзилә Галиуллина адвокат булырга хыяллана

Сандугач авылы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Рәзилә Галиуллина рус һәм чит тел әдәбияты буенча тирәнтен белеме белән «Иң күп китап укучы гаилә» район конкурсында жюри мәхәббәтен яулаган. Бу артистларча һәм актив кыз әти-әнисе белән көз конкурста катнашты. Шушы көннәрдә аның белән якыннан таныша алдык.
Рәзиләне мәктәпнең Мактау тактасы янында көттек, анда башка активистлар белән беррәттән уку алдынгысы Галиуллинаның да фотосы бар иде. Ул барлык предмет буенча бертигез өлгерә икән, аның мавыгулары төрле, ә менә иң яратканы... технология дәресе.
– Тагын да әдәбият һәм җәмгыять белеме дәресләре ошый, – дип елмая Рәзилә, – ләкин технологияне бик яратам.Тегә, чигә, төрле тәм-том пешерә беләм. Чиккән картиналарны туганнар һәм дусларга бирәм. Соңгы картинаны апамның туена бүләккә чиктем. Ул мәктәп һәм район предмет олимпиадаларында берничә тапкыр призер, шулай ук «Төньяк балкышы»-»Северное сияние», «Язгы тамчылар», «Акмулла варислары», «Тукай моңнары», «Җанлы классика» кебек район иҗади конкурсларында катнаша, лауреат дипломнары күп.
Аңа зур текстларны тиз ятлау хас. Пушкинның иҗатын ярата, әлбәттә инде, аның байтак әкият һәм шигырьләрен яттан белә.
Соңгы арада Толстой әсәрләре белән мавыккан, мәктәп программасыннан барысын да укыдым, ди. Ә үзе өчен хайваннар дөньясы турында, фантастика укый.
Аралашучан һәм мавыгучан Рәзиләнең дуслары күп. Җәй көне каникулда күршедәге сабыйлар белән мәш килә, аларны үзе белгән бар нәрсәгә өйрәтә. Ә киләчәктә Рәзилә адвокат булырга хыяллана.
– Бу төп максатым, – ди ул. – Балачактан ук зарури адвокат һөнәрен сайлаячагымны белдем. Нигә? Кеше гамәленә, инде була алмый кебек тоелган чакта, аклау табу кызыклы. Һәр гражданин яклауга хокуклы, һәр нәрсәгә аңлатма табарга мөмкин. Булачак һөнәрем өчен үземдә сәләтләр үстерәм. Кешеләр белән аралашырга яратам, яңа танышулардан курыкмыйм.
Читайте нас: