ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
25 Май 2018, 10:28

Өлкәннәр тормышына хәерле юл

Кичә мәктәпләрдә районның 722 укучысы өчен балачак белән хушлашу узды

Районның 519 – тугызынчы һәм 203 унберенче сыйныф чыгарылыш укучысы өчен кичәге көн үзгә булды – алар өчен «Соңгы кыңгырау» яңгырады. Бу дулкынландыргыч бәйрәмгә алдан әзерләнделәр: мәктәпләрдә – тантаналы линейкалар, ә шәһәрнең үзәк мәйданында беренче укытучыларыннан, ата-аналардан, чакырылган кунаклардан тәбрикләү сүзләре белән «Язгы бал-2018» үтте.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов мәктәп тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итте. «Тормышыгызда хәлиткеч мизгел җитте – бу чыгарылыш имтиханнары, һөнәр сайлау, тормыш юлын билгеләү. Сез – безнең киләчәк, районның ышанычы. Яңа үрләр яулагыз, туган як тарихын иҗат итегез», – диде ул.
Ә чыгарылыш укучылары иң яхшы мәктәп мизгелләрен искә алды. Укучыларның иң җылы теләкләре, белемен уртаклашкан һәм аларга күңелен салган укытучыларга юлланды.
Төштән соң үзәк мәйданда чыгарылыш укучылары өчен инде матур йолага әверелгән мәктәп тәмамлаучыларны хөрмәтләү узды. Быел «Язгы бал-2018» чарасын район хакимияте белән берлектә «Уфанет» компаниясе оештырган. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен иң хәтердә калган мизгел бию булды, аны бөтен укучылар бер үк вакытта башкарды: мәктәп вальсыннан тыш, полонез, танышу әйлән-бәйләне, һәм хәтта рок-н-ролл бар иде.
Читайте нас: