ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
30 Май 2018, 10:44

Яшь инспекторларга алты сынау

«Хәвефсез тәгәрмәч»: Яңавылда һәм Уфада

Уку елы тәмамлану алдыннан Яңавылда гадәттәгечә яшь инспекторларның «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсы уза.
Ул ЮХХДИ бүлеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырыла. Быел конкурста шәһәр мәктәпләреннән җиде команда катнашкан. Аларга сынауларның биш этабы тәкъдим ителгән: «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү», «Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре», «Автошәһәрчек», «Велосипедта фигуралар ясап йөрү» һәм «Бергәләп – юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен».
Яшь техниклар станциясе командасы җиңү яулаган. Шушы көннәрдә алар Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буена инспектор Зөлфәт Сәлахов һәм педагог Зөлфия Госманова белән конкурсның Уфада узган Республика этабына барган. Монда Р. Гәрәев исемендәге мәктәп укучылары Камилла Мәрданова һәм Тимур Хафизов үзен күрсәткән – алар аерым төрдә медаль яулаган. Балаларны Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ Идарәсеннән грамота һәм бүләк көткән.
Читайте нас: