ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
1 июнь 2018, 10:14

Укучылар һәм кече туганнар – бездә кунакта

Балаларны яклау көне алдыннан редакция конкурста җиңүчеләр өчен бәйрәм оештырды

Кадерле кызлар һәм малайлар! Сезне чын күңелдән бәйрәмнәр белән котлыйбыз.
Беренчедән, чираттагы уку елы тәмамлану уңаеннан! Күпләрегез өчен ул яхшы вакыйгалар, укуда һәм иҗади эшчәнлектә яңа җиңүләр белән булган, белемегез тулыланган һәм яңа дусларыгыз барлыкка килгән, дигән өметтә калабыз.
Икенчедән, бүген 1 июнь – җәйнең беренче көне, озак көтелгән каникул башланды. Аны күңелле һәм шул ук вакытта файдалы үткәрүегезне телибез. Компьютер, ноутбук, планшет, телефоннарыгызны... тынычлыкта калдырыгыз һәм чынбарлыктан ләззәт алыгыз, рәхәтләнеп урамда уйнагыз, саф һава сулагыз, әти-әниегез белән урманга, елгага походка бырыгыз, кече Ватанны өйрәнегез. Һәм, әлбәттә, каникулны ничек үткәрүегез турында тәэссоратларыгыз белән уртаклашырга онытмагыз. Хат, фото, рәсемнәрне, һәрвакыттагыча, безнең электрон почтага, шулай ук социаль челтәрләр аша җибәрә аласыз.
Ә тагын, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне ул сезнең төп бәйрәм. Бу көнне Яңавыл балалары гадәттә әти-әнисе озатуында (ә алар эштә булса, дәү әни-дәү әтисе белән) шәһәрнең йола буенча бәйрәм тантанасы үткән үзәк мәйданына җыела. Ә өлкәннәр сезнең өчен зур чара уздыра.
Әйткәндәй, биредә үк, мәйданда, безнең редакция «Яңавыл таңнары» гәзитенә язылу оештыра һәм велосипед уйнату үткәрә. Шуңа күрә, балалар, әти-әниегез, дәү әни һәм дәү әтиегез, туганнар, күршеләрегезгә район гәзитенә язылырга кирәклеген исләренә төшерегез. Гәзиткә язылучыларның берсенең бүген яңа ВЕЛОСИПЕДТА кайтып китү мөмкинлеге бар!
Балаларны яклау көне алдыннан, төгәлрәк әйткәндә, 29 майда безнең яшь дуслар-гәзит укучылар өчен бәйрәм оештырырга карар иттек. Чарага «Балачак иле» битендә игълан ителгән «Койрыклы тарих» конкурсында катнашучылар чакырылды. Аның сезнең арада җанлы кайтаваз табуына без бик шат. Уку елы дәвамында байтак балалар электрон почтага һәм социаль челтәрләрдә битләр аша йорт хайваннары турында кызыклы фоторәсем һәм тарихлар белән хатлар җибәрде. Аларның иң яхшылары гәзиттә бастырылды. Йомгаклау чарасы Гаилә елына да багышланды, шуңа күрә конкурсантлар безгә кунакка әти-әнисе белән килде. Ә кайберләре... хәтта кече туганнары белән. Миледи кушаматлы горур мәче, шук әрлән Микки, шаян песи баласы Пузик, мәзәк күсе Лариска. Безгә Игорь кушаматлы ташбака да килергә җыенган икән, ләкин, кызганычка каршы, редакциягә килеп җитә алмаган. Ни өчен икәне аңлашыла ки: бик акрын хәрәкәтләнә...
Конкурста җиңүчеләр өчен редакция татлы сый, конкурс, уен һәм призлар белән чын бәйрәм оештырды.
Балалар «Яңавыл таңнары» гәзитенең баш мөхәррире Рамил Идиятуллин кулыннан грамота һәм иганәчеләр – «Школьник» (хуҗасы Гүзәл Нургалиева) һәм Кроха» (Фәридә Арсланова) кибетләре тәкъдим иткән бүләк алды. Рамил Эрнст улы балаларны тәбрикләде, аларга изге теләкләр юллады, шулай ук сукбай хайваннарны өйгә алып кайтуы турында балачагыннан тарих сөйләде.
Кемнең җиңүче булуын тизрәк белергә телисез, мөгаен?! Шулай итеп, «Иң актив» номинациясендә Радмир Галиев җиңү яулады. Аларның өендә берничә төр йорт хайваны яши: Милка кушаматлы мәче, әрлән Микки, күп кенә әкәм-төкәм, тутый кош караганнары да булган.
Апалы-сеңелле Зөлфия белән Зөһрә Әюповалар «Иң хәстәрлеклеләр» номинациясендә җиңде. Алар Воль кушаматлы эт һәм песи Солтанны яхшылап карый һәм аларга тигез игътибар бүләргә тырыша.
Гүзәл һәм Айрат Камаловлардан ярыйсы гына кызыклы хат алдык, аларга әти-әнисе бәйрәмнәргә кечкенә хайваннар бүләк итә. Бүген аларның йортында мәче Миледи, Путя кушаматлы куян һәм күсе Лариска яши. Балалар «Иң тату» номинациясендә җиңүче булды.
Дамир Шаһиев «Иң тапкыр» номинациясендә җиңү яулады. Алар сеңлесе Алина белән Игорь кушаматлы ташбаканы карый, ул алар белән качышлы уйнарга ярата икән. Бервакыт уенчыклар арасына шулкадәр «оста» яшеренгән, балалар аны өч көн таба алмаган. Уйнарга барысы да ярата инде!
Ә менә Рузанна Крлыбаева үзенең Көнчыгыш-Европа овчаркасы Дана белән уйный гына түгел, ә җитди шөгыльләнә дә. Этне киләчәктә бергә эшләргә әзерли, күрәсең. Чөнки кыз кинолог булырга хыяллана.
Рузанна «Иң максатчан» номинациясендә җиңүче булды.
Айдар Раянов кече туганнарының барлык гадәтләрен белә, ул «Иң күзәтүчән» номинациясендә җиңү яулады. Сеңлесе Адэлия белән Айдарның Мурка кушаматлы песие һәм эте Лайма бар.
Без «Койрыклы тарих» конкурсында барлык катнашучыларга рәхмәтле, хат һәм фото җибәргән өчен генә түгел. Сезнең барыгызны да берләштергән иң мөһиме, бу сезгә генә хас булган шәхеснең иң яхшы сыйфатлары: үз көчеңә ышаныч, җаваплылык. Сез кече туганнар турында кайгыртасыз, сукбай песи һәм этләргә ярдәм итәсез, борчыла беләсез, кеше әнүен үзегезнеке кебек
кабул итәсез.
Сезгә ышанган һәм кече туганнарыгызны карарга ярдәм иткән әти-әниегезгә дә рәхмәт.
Читайте нас: