ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
5 июнь 2018, 09:56

Әкиятләр дөньясында

Яңавылда Халыкара балаларны яклау көнен билгеләделәр

Тоташ дөньяда «Балаларны яклау көне» исеме астында билгеләнгән беренче июнь бәйрәме Яңавылда «Бәхетле балачак» дигән берләштерелгән конкурс һәм спорт ярышлары белән байтак чагу чаралардан торды. Иртән реабилитацияләү бүлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу программасы үткәрелде. Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда – Ачык ишекләр көне, ә балалар китапханәсендә конкурс-уен программасы оештырылган иде.
Начар һава торышы сәбәпле, «Дөньяга елмаеп күрсәт» театрлаштырылган концерт мәйданда түгел, ә МКДЦ сәхнәсендә узды, һәм, элекке еллардагы кебек үк, бик күп балаларны да, өлкәннәрне дә җыйды. Көннең ярыйсы гына салкын булуына карамастан, шәһәр паркында балаларны күп санлы аттракционнар көтте, биредә алар ата-аналары, дәү әни һәм дәү әтиләренең игътибарлы каравы астында күңел ачты.
Театрлаштырылган концерт барышында оригами буенча читтән торып үткән Русия олимпиадасында катнашучылар һәм дипломантлар билгеләнде. Арытаба сәхнәгә балалар яраткан мультфильм геройлары Кеша, Тучка, төлке Алиса һәм мәче Базилио чыкты. Алар кечкенә яңавыллыларның бәйрәмнең төп хуҗалары булуы өчен тырышты, моның белән аларны чиксез сөендерде.
Бу көнне Яңавыл балаларына кәеф тудырган хезмәт коллективлары арасында безнең гәзит редакциясе дә булды: «ЯТ» бу көнне мәйданда бәйрәм вакытында гәзиткә язылучылар арасында велосипед уйнатты.
Сүз уңае, бу инде редакция уйнаткан өченче велосипед – ике тәгәрмәчле бүләк элекке елларда да үзенең хуҗасын тапкан иде. Быел бәхетлеләр рәтенә Яңавыл шәһәренең Кояшлы урамында яшәүче Ф. Хәбирова өстәлде.
Дөресен генә әйткәндә, алдан сиземләү булды – төп приз нәкъ безгә булачагын көттем, – дип таный Фларида Сәхәүтдин кызы. – Ирем велосипед алырга җыенган иде: «Тукта әле, сатып алмый тор. Без аны «Яңавыл таңнары»на язылып отачакбыз», – дип туктаттым. Үзем дә йөрермен (кем әйтмешли, хәрәкәт – ул тормыш), оныкларга да булыр. Зур рәхмәт. Барысына да шундый уңыш, ә гәзиткә – язылучыларның күбрәк булуын телим.
Бу көнне башка кечкенәрәк бүләкләргә ия булучылар арасында – Г.Ф. Гәрәйшина (Җиңү урамы), Л.М. Фатыйхова (Каймаша авылы, Русская урамы), Е.А. Черепанова (Җиңү урамы), Г.Х. Нуртдинова (Островский урамы), Р.Г. Исламов (Ходайбирдин урамы, 2), Ф. Хәбибова (Йоссука авылы, Үзәк урам). Приз уйнатканда ниндидер сәбәп буенча мәйданда була алмаган җиңүчеләрне редакциядә көтәбез.
Читайте нас: