ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
6 июнь 2018, 13:11

Гәзит укучыдан хат

Болында янә чәчәкләр үсәр

Каз үләне үскән һәм чәчәк аткан болын ун ел эчендә әрем баскан урынга әверелде. Балачак хатирәләреннән монда, Чернышевский урамындагы болында, казлар йөргәне, ә каурыйлары һәм мамыгын әбиләрнең түшәк өчен җыйганнары хәтердә. Санир Сафин болынны карарга тырышты, ләкин дүрт ел элек ул бакыйлыкка күчте, һәм бу урын ятимләнеп калды. Аның артыннан тагын ике күрше мәрхүм булды. Бу искиткеч экосистема торышын сакларга зур теләк булганда да, аны караучы юк.
Быел Р. Гәрәев исемендәге мәктәптән «тимурчылар» болынга янә элекке торышын бүләк итте, аны кипкән чүп үләненнән чистартты. Сыйныф җитәкчесе Илгизә Шәрипова җитәкчелегендә 5нче А сыйныф укучылары дәрестән соң бар көчен салып эшләде. Хәзер биредә болын чәчәкләре үсә, үрдәк һәм казлар горур йөри ала. Шул мизгелдә «тимурчылар» эшен күзәтүче буларак, шундый намуслы гамәлләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, һәрвакыт игътибарлы, аңлаучан булсыннар, туган як матурлыгының кадерен белсеннәр. Укуда уңышлар, сәламәтлек телим, шундый яхшы тәрбия өчен ата-аналарына рәхмәт.
Тәрҗимә Галимҗанова, Яңавыл шәһәре.
Читайте нас: