ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
26 июнь 2018, 10:32

Бәйрәм таңга кадәр дәвам итте

200 егет һәм кыз аттестат алды

23 июньдә районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш кичәсе узган: 200 егет һәм кыз урта (тулы) гомум белем бирү мәктәбен тәмамлау турында аттестат алган, алардан 58е «Укуда үзгә уңышлар өчен» медале белән бүләкләнгән.
1 санлы мәктәп белән быел 19 чыгарылыш укучысы хушлашты. Сыйныф җитәкчесе Людмила Татыева сүзләре буенча, сыйныф бик тату һәм көчле. Балалар БДИда искиткеч нәтиҗә күрсәткән. Чыгарылыш укучылары арасында – биш медаль иясе.
Чара сәнгать мәктәбендә узды. Шушы балачак белән хушлашу кичендә чыгарылыш укучылары сабырлык һәм ярдәме өчен укытучыларга рәхмәт белдерде. Мәктәпне тәмамлау турында аттестат тапшыру тантананың төп өлешенә әверелде. Өстәвенә, чыгарылыш укучылары сәхнәгә әти-әнисе белән күтәрелде. Күпләр хисен тыя алмады, чын күңелдән педагоглар, ата-аналар һәм сыйныфташларына рәхмәт сүзләре әйтте.
Талантлы балалар тәрбияләгән өчен укучыларның ата-аналарына да диплом һәм мактау грамотасы бирелде. Укучыларның мәһабәт башкарылган вальсы җыелучыларда дулкынландыргыч хисләр уятты.
Тиздән кызлар һәм егетләр шәһәрләр буенча юлланыр: күпләр укуын Уфа, Екатеринбург, Казанда һәм башка шәһәрләрдә дәвам итәр. Балалар үзен киләчәктә юрист, икътисадчы, инженер, хәрби, дәүләт хезмәткәре һ.б. итеп күрә. Хәерле юл!
Читайте нас: