ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
26 июнь 2018, 11:45

Без тылсымчылар!

Балалар җәйге лагерь сменасын озайтырга тели

– Без кояшка нурларын җыярга ярдәм иттек, һәм чын җәй барыбер килде. Димәк, без тылсымчылар?! – Пионерлар һәм укучылар йортында июнь аенда эшләгән «Кояш шәһәре» лагереннан малай һәм кызлар шундый сүзләр белән каршы алды.
– Балалар конкурс-уеннарда җиңүләр өчен алган нурлар төрендә бүләк хакында сөйлиләр, алар чыннан да, бик күп булды, – дип аңлатты вожатыйлар.
– Шулай булгач, сез чынлап та тылсымчы, – дип елмайдык без җавап итеп, һәм лагерьда ошыймы дип кызыксынабашладык? Без «Кояш шәһәренә» смена ахырында бардык.
8 яшьлек Вилия Габдулхакова белән Софья Нурокова Пионерлар һәм укучылар йортындагы лагерьда икенче тапкыр ял итә, берсе - гимназиядән, икенчесе - 1 санлы мәктәптән. Кызлар күптән дуслашкан. Биредә аларга «хәзинә белән конкурслар» барыннан да ныграк кызыклы. Лицейдан Эрнест Ялдаев һәм аның дусты Миша Хөснуллинның күңеленә бөтен нәрсә диярлек хуш килә. Малайларга төшке аш аеруча ошый. Сүз уңае, алар гимназия ашханәсендә тукланган.
– Безнең «мэр» иң яхшысы, – ди ял итүчеләр лагерь башлыгы Ирина Грузденко хакында. – Ул изге һәм гадел.
Ирина Анатолиевна лагерьда өч отрядта егерме бер көн дәвамында 34 баланың көч җыюы турында сөйләде. Алар белән тәҗрибәле вожатыйлар Оксана Хөсәенова, Лиля Шәрәфиева, Эльвера Әхмәтьянова һәм оештыручы Зөлфия Сәхәүтдинова эшләгән.
Балаларга ныграк нәрсә ошый? Квестлар (аны «Кояш шәһәрендә» көн аралаш үткәргәннәр), караокега җырлау, флешмоб, дискотека һ.б. Аң-зиһенне үстерү, күңел ачу уеннары көн саен оештырылган. Шулай ук экстремаль хәлләрдә балаларны һәм шәхси составны эвакуацияләү буенча күнекмә дәресләре үткән.
Балалар әйтүенчә, алар арытаба да лагерьга йөрергә шат булыр иде, «монда бит бик шәп». Әмма, кызганычка каршы, смена тәмамланды. Киләсе каникулны көтәргә кала.
1 июньнән 21енә кадәр 16 мәктәп, ике өстәмә белем бирү учреждениесе каршында балаларның көндезге лагере эшләгән, анда 1001 укучы ял иткән. Яшьләр сараенда ике лагерь булган, анда 75 бала йөргән. «Чулпан» шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда – 46, «Орленок «та 100 бала булган.
Читайте нас: